Яңалыклар

Чәк – чәкне яраттылар

Георгий Константинов исемендәге Йошкар –Ола рус Академия театры коллективы ике көндә Минзәлә театры бинасында барлыгы 6 – дүрт балалар, ике кичке спектакльләр белән чыгыш ясады. Ачык йөзле, югары профессиональ дәрәҗәдәге коллегаларыбыз тамашачылар күңеленә хуш килде.

“Минзәлә безгә бик ошады, моңарчы без Уфага гастрольләргә барышлый су буенда урнашкан кечкенә матур шәһәр, дип узып кына китә идек, хәзер исә ешрак килербез. Без яшьтәшләр диярлек, Йошка – Ола театры 1937 елда оешкан, залыбыз 600 урынлык, Минзәлә театры исә кечкенә булса да бик уңайлы, матур”, диде сәламләү сүзендә театр директоры Сергей Московцев.Минзәлә театры директоры Роберт Шәймәрданов зур кунакка милли түбәтәй кигереп, шәхси эшмәкәр Луиза Токарева пешергән чәк –чәкне бүләк итте. Икенче көнне Йошка –Ола артистлары бер –бер артлы күчтәнәчкә алып кайтырга чәк-чәккә заказларын яудырып кына торды.”Мондый тәмле чәк-чәкне бер җирдә дә татып караган булмады”, диделәр алар.

Олы йөрәкле, тәмле куллы Луиза ханым театрның күптәнге дусты, һәрвакыт спонсорлык ярдәме күрсәтә. Минзәләнең данын еракларга таратуга Луиза ханымның өлеше зур.”Чәк-чәкне без Мәскәүгә дә, Төркиягә дә, Төрекманстанга да бары тик үзебездә пешерелгәнен генә горурланып алып бардык, оста кулларыбыз бар”, диде директорыбыз Р.Ш.Шәймәрданов.

Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 01.02.2018
  • Премьералар
  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Н.Гоголь «Ревизор» комедия 12+

    Режиссер – Зиннур Сөләйманов Рәссам – Альберт Нестеров, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе, “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Композитор – Ришат Сагитов, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Ут кую буенча рәссам – Илшат Сәяхов Өяз шәһәрендә ыгы –зыгы: Петербургтан ревизор килә,инкогнито! Җитмәсә, яшерен йомыш белән! Очраклы рәвештә , кунакханәдә атна буена түләмичә яшәгән җилбәзәк егет Иван Александрович Хлестаковны ревизор дип белеп,шәһәр чиновниклары аңа төрлечә ялагайланалар, ярарга тырышалар. Һәммәсеннән акчалата ришвәт җыеп, ялган ревизор ялган вәгъдәләр бирергә өлгерә. Азактан чын ревизор килгәнлеге турында хәбәр геройларны телсез күренештә катып калырга мәҗбүр итә.

  • К.Тинчурин “Сүнгән йолдызлар” (“Угасшие звезды”) музыкаль драма 12+

    Режиссер – Баатр Колаев , Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Композитор – Олег Чебодаев, Хакас Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Хореограф – Нурбәк Батуллин, РФнең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты 1914 ел. Вакыйгалар татар авылында бара. Сәрвәр белән Исмәгыйль – бер-берсен сөюче яшьләр. Исмәгыйль, шулай ук Сәрвәргә гашыйк мулла улы Надир-мәхдүмгә хезмәт итә.Белемле, игелекле кеше булса да, Надир-мәхдүм табигать тарафыннан рәнҗетелгән бөкре, ямьсез кыяфәтле.Сәрвәр Надир-мәхдүмнең яучысын кире бора. Авыл егетләрен, шул исәптән Исмәгыйльне дә, сугышка алырга дигән фәрман килә.Сәрвәр сөйгәнен сугыштан калдырырга дип бераз гарипләндерер өчен дару сатып алып аның колагына сала. Ул дарудан Исмәгыйль үлә, Сәрвәр акылыннан яза, соңрак үлә. Хәсрәтеннән, тормыш ямен югалтып, Надир-мәхдүм дә бакый дөньяга күчә.

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру