Яңалыклар

Матурлык орлыгы җимешләре

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры дирекциясе артист һәм режиссер Альберт Сәхәбетдинов истәлегенә балалар театр фестивале үткәрү турында шәһәр һәм район җәмәгатъчелегенә мөрәҗәгатъ итеп , Минзәлә театры сәхнәсендә А.Сәхәбетдинов куйган әкиятләр буенча рәсем һәм эшләнмәләр конкурсы игълан иткән иде. Балалар театр сезоны 30 ноябрьдә ачыла, 1-2 декабрьдә дәвам итеп, 2 декабрь көнне барлык тапшырылган эшләр нәтиҗәсе буларак җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.

Әлеге минутларга җиткәнче үк рәсем , эшләнмәләр ясап театрга тапшырган барлык балаларга, аларның ата- аналарына, тәрбиячеләренә, укытучыларына театр дирекциясе исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез! Чөнки нәтиҗәләр көтелгәннән күпкә артыграк, театрыбызның фоейсында сезнең хезмәтләрдән нур бөркелеп тора.Бу көннәрдә безнең спектакльләргә килгән һәр тамашачы аларны кызыксынып, сокланып карады: кемдер баласы, кемдер оныгы өчен горурланып куйгандыр.Дөресен әйткәндә,үзебез дә кабат-кабат ул эшләр турында сөйләшеп алабыз – никадәр осталык, никадәр талантлы кешеләр бар безнең тирә-ягыбызда! Безнең балалар спектакльләрен ничек яратуыгыз берсүзсез аңлашылып тора, алар сезнең күңел кылларын тибрәтмәсә мондый эшләр башкарырга илһам килмәс иде. Театр директоры Р.Ш.Шәймәрданов балалар репертуарының югары дәрәҗәдә булырга тиешлеген һәрвакыт ассызыклап тора , чөнки кечкенәдән театр сәнгатенә тартылган баланың потенциаль өлкән тамашачы да,гомумән, тәрбияле дә булуына өмет бирә.

Конкурста катнашкан барлык балаларны ,ата-аналарны, тәрбиячеләрне, укытучыларны 2 декабрьдә көтеп калабыз, бер генә эшне дә игътибарсыз калдырмаячакбыз. А.Сәхәбетдиновның хатыны Роза ханым, кызлары Айгөл, Гүзәл тантанага кунакка чакырылды .Театр директоры Р.Ш.Шәймәрданов, театрның баш рәссамы В.Б.Яшкулов, район мәгариф бүлеге вәкиле Н.М.Шаһиева, балалар иҗат йорты укытучысы Е.Л.Митюшкиналар катнашкан жюри нәтиҗәләр ясагач артист һәм режиссер Альберт Сәхәбетдинов истәлегенә булдырылган махсус Дипломнар үз җиңүчеләрен табар. Сезне көтеп калабыз, кадерле тамашачыларыбыз!

Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 20.11.2017
  • Премьералар
  • М.Карим "Кыз урлау" музыкаль комедия 12+

    Режиссер – Байрас Ибраһимов,ТРның һәм БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Д.Сираҗиев исемендәге премиясе лауреаты Рәссам – Рөстәм Баймөхәммәтов Костюмнар буенча рәссам – Алия Бәйрәмголыва Композитор – Илшат Яхин,БРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хореограф – Чулпан Әскәрова, БРның атказанган артисты Эх, яшь чаклар! Нинди гүзәл, рәхәт, гайрәтле вакытлар! Әҗмәгол агай кебек тагын бераз “батырлык”лар өстәп тә сөйләп җибәрсәң, яшь егет- җилкенчәкнең күңеленә “оеткы” салып та куйсаң! Бүген авылда Сабан туе! Әҗмәгол агайның хикәятләре белән канатланган гаярь егет Котлыәхмәт, үзе кебек кыю егетләр белән сөйләшеп авылның беренче чибәрен урлап алып кайтырга ниятли. Тик кәләш диеп урлап алып кайтканы.. юк, мондый борылышны һич көтмәгән иде Котлыәхмәт.

  • Э.Т.А.Гофман "Щелкунчик" балалар өчен әкият 6+

    Режиссёр – Евгения Богинская Хореограф – Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Ильшат Вильданов Без сезгә батырлык һәм гайрәтлелек, караңгыдан һәм тычканнардан курыкмаган балалар турында сөйләячәкбез. Төп героиня, Мәрьям, исем атасы (крёстный) Дросселмер сөйли торган могҗизалы әкият дөньясына эләгә. "Син генә Щелкунчикны саклап кала аласың – нык һәм тугрылыклы бул». Гофман әкиятенең тылсымлы дөньясы спектакльнең ике сюжет линиясендә тәкъдим ителгән. Төп сюжет линиясе булып Мәрьям һәм Щелкунчик тарихы тора. Өстәмә линия-Пирлипат принцессасы тарихы. Спектакль өчен үзенчәлекле сценарий язылды, ул пластик күренешләрдән һәм кыска диалоглардан гыйбарәт. Спектакльнең тукымасы тынлыктан, җырлардан, шакулардан, хәрәкәтләрдән, йөгерүдән, төрле сулыш алулардан, курку һәм аны җиңү моментларыннан эшләнгән.

  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру