Яңалыклар

Минзәлә театрының яңа дуслык күперләре арта.

Урал аръягының үзәге булган Башкортостан Республикасының Сибай шәһәренә 14 сәгатьлек юлга очраклы гына чыгып китеп булмас иде.Россия Федерациясендә дүртенче ел рәттән уздырыла торган “Большие гастроли”дип исемләнгән федераль программа төрле регионнарда эшләүче театрларның бер – берсенә алмаш гастроль оештырып, иҗатлары белән уртаклашу, яңа тамашачы аудиториясен үзенә җәлеп итү максатыннан хөкүмәт тарафыннан финанслана – юл, гостиница расходларына акча бирелә.

Арслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт дәүләт драма театры үлеге программага катнашу максатыннан безнең Минзәлә театрына сәнгать җитәкчеләре Д.М.Галимов исеменнән хат белән мөрәҗәгать итте. Театрыбыз директоры Р.Ш.Шәймәрданов тугандаш республикадагы коллегаларның идеясен күтәреп алды, нәтиҗәдә, сибайлылар беренче булып Минзәләдә балалар әкияте һәм “Вәт, ичмасам, ахырзаман” комедиясе белән чыгыш ясап тамашачыларыбызның күңеленә хуш килде. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Сибай, Баймак, Мәләүз шәһәрләренә О.Уайльдның “Йолдыз егет”әкияте, А.Коровкинның “Түтиләр”сатирик комедиясе белән юлга кузгалды.”Сибай театрына беренче тапкыр Минзәлә театры моннан илле еллар чамасы элек Ф.Бурнашның “Яшь йөрәкләр”әсәре белән килгән иде, кечкенә малай чагындагы хатирәләр бүген дә күңелемдә саклана”, диде,театрның сәнгать җитәкчесе Дамир Галимов, тәбрикләү сүзендә. Минзәлә театрының данлыклы артисты Гадел Галләмов 1954 – 1964 елларда Сибай театрында эшләп, 1964 елдан гомеренең ахырына кадәр Минзәләдә иҗат итә. Әйтерсең күренмәс җепләр бәйләгән, бер – берсеннән шактый еракта урнашкан ике театрның очрашып, танышып, дуслашып калуы дистә еллар үткәч менә шулай кабат яңарды.Озак юлдан соң шулкадәр ачык йөз, тәмле сүз белән каршы алдылар безне коллегаларыбыз.Бернинди киеренкелек,тартынып торулар булмады – тиз арада якын кешеләребезгә әйләнделәр алар. 60 мең халкы булган Сибай шәһәре бик матур, истәлекле урыннары шактый. Театрның директоры вазифаларын башкаручы Айгөл Альбертовна Гайнуллина шәһәрнең тарихи музеена, Сибайның данлыклы карьерына экскурсияләр оештырды – искиткеч тәэсирләр алып хозурланып калдык без ул очрашулардан, тагын бер кат бик зур рәхмәт Сезгә! Балалар спектакленә дә, кичке сеанска да тамашачы залларны тутырып килгән – җылы каршы алып, озак итеп алкышладылар. Шәһәр хакимиятенең мәдәният бүлеге мәдире И.Гомәрова Сибай шәһәре хакимияте исеменнән Рәхмәт хатын спектакльдән соң тапшырды. Ике тугандаш халыкка бернинди тәрҗемәче кирәкми – өстәл артында чәй эчеп күңелле итеп сөйләшеп утырып тагын да якыннанрак танышып калдык.”Сибай – чын башкорт җирлеге, без үзебез дә тамашачы ничек кабул итәр , дип бераз борчылып тордык”, диделәр коллегалар.Барлык шикләр юып төшергәндәй булды, гастрольләребез уңышлы узды. Баймак, Мәләүз шәһәрләре дә оешкан төстә килеп, яратып карадылар. Кайтыр юлда Баймакны узып барганда йомшак койрыклы зур төлке (арттыру түгел, чын) озатып калды.Табигатенә сокланып, тагын килү дәрте белән кайттык Минзәләгә. Шифалы күлләрен, данлыклы мәгарәләрен дә күрергә язсын иде киләчәктә. Хәер, Сибай театры кебекышанычлы дуслар булганда мондый матур хыялларыбыз да чынга ашар,ходай кушса!

Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 17.11.2017
  • Премьералар
  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Н.Гоголь «Ревизор» комедия 12+

    Режиссер – Зиннур Сөләйманов Рәссам – Альберт Нестеров, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе, “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Композитор – Ришат Сагитов, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Ут кую буенча рәссам – Илшат Сәяхов Өяз шәһәрендә ыгы –зыгы: Петербургтан ревизор килә,инкогнито! Җитмәсә, яшерен йомыш белән! Очраклы рәвештә , кунакханәдә атна буена түләмичә яшәгән җилбәзәк егет Иван Александрович Хлестаковны ревизор дип белеп,шәһәр чиновниклары аңа төрлечә ялагайланалар, ярарга тырышалар. Һәммәсеннән акчалата ришвәт җыеп, ялган ревизор ялган вәгъдәләр бирергә өлгерә. Азактан чын ревизор килгәнлеге турында хәбәр геройларны телсез күренештә катып калырга мәҗбүр итә.

  • К.Тинчурин “Сүнгән йолдызлар” (“Угасшие звезды”) музыкаль драма 12+

    Режиссер – Баатр Колаев , Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Композитор – Олег Чебодаев, Хакас Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Хореограф – Нурбәк Батуллин, РФнең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты 1914 ел. Вакыйгалар татар авылында бара. Сәрвәр белән Исмәгыйль – бер-берсен сөюче яшьләр. Исмәгыйль, шулай ук Сәрвәргә гашыйк мулла улы Надир-мәхдүмгә хезмәт итә.Белемле, игелекле кеше булса да, Надир-мәхдүм табигать тарафыннан рәнҗетелгән бөкре, ямьсез кыяфәтле.Сәрвәр Надир-мәхдүмнең яучысын кире бора. Авыл егетләрен, шул исәптән Исмәгыйльне дә, сугышка алырга дигән фәрман килә.Сәрвәр сөйгәнен сугыштан калдырырга дип бераз гарипләндерер өчен дару сатып алып аның колагына сала. Ул дарудан Исмәгыйль үлә, Сәрвәр акылыннан яза, соңрак үлә. Хәсрәтеннән, тормыш ямен югалтып, Надир-мәхдүм дә бакый дөньяга күчә.

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру