Яңалыклар

“Җиңелмәс Минзәлә театры” дигән даныбыз бар

Ике елга бер үткәрелгән республика театрлары сабантуе сагындырып кына килеп җитте. Саба урман хуҗалыгы җирлегендә инде беренче тапкыр гына түгел – таныш ямьле урынга бик теләп юлга кузгалдык. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Р.Ратникова һәм Татарстанның мәдәният министры А.Сибагатуллиннарның сәламләү сүзеннән соң сабантуе үз юнәлешен алды. Таяк тартышуда хатын –кызлар арасында А.Фаррахова беренче урын, аркан тартышуда ирләр командасы- Д.Нуриев,И.Хисмәтуллин,Н.Гайфуллин,Ф.Бәдриев, Р.Нуриәхмәтов –беренче урын, аркан тартышуда хатын –кызлар - Р.Егорова,Э.Хәйретдинова,А.Фаррахова, Г.Шәймәрданова, Р.Баймурзина – беренче урын, капчык сугышында И.Хисмәтуллин – икенче урын, армреслингта Р.Баймурзина – өченче урын, гер күтәрүдә И.Хисмәтуллин – өченче урын – гөрләтте генә мәйданны Минзәлә театры. Аркан тартышу татарча көрәш дәрәҗәсеннән ким булмады – камаллар, әлмәтләр, буалар, түбән камалылыр, чаллылыр – һәммәсен тартып кына алды безнең егет- кызлар.”Монда кереп тә торасы түгел, Минзәләнең җиңеләсе юк”- диештеләр коллегалар. Татарча көрәш, дигәннән, ярышның таләпләре катгый – көрәштә бары тик артистлар гына катнаша ала, аларның театрда ким дигәндә бер ел эшләүләре шарт. Төп приз – автомобиль алу өчен яшь артистларга менә дигән кызыксындыру чарасы һәм, әлбәттә, тырышлык, түземлек сорала. Табигать кочагында башта уха,аннары итле шулпа пешердек. Ухага балыкны үзебезнең баш энергетик Юзманов В.А. алып килде, ООО”Органик групп- Чулман”филиалынын “Тәкермән” бүлеге директоры Мәүҗиев И.Р.,”Мензелинский” бүлеге директоры Латыйпова Ә. ит белән ярдәм иттеләр, Аю авылыннан шәхси эшмәкәр Борханов И.С. күп итеп кыяр бирде. Спонсорларыбызга бик зур рәхмәт! Шулай итеп, театр коллективы район сабантуеннан соң җәйге ялларга китәчәк. Яңа сезонда яңа премьераларда исән – сау очрашырга язсын.

Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 30.06.2017
  • Премьералар
  • М.Карим "Кыз урлау" музыкаль комедия 12+

    Режиссер – Байрас Ибраһимов,ТРның һәм БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Д.Сираҗиев исемендәге премиясе лауреаты Рәссам – Рөстәм Баймөхәммәтов Костюмнар буенча рәссам – Алия Бәйрәмголыва Композитор – Илшат Яхин,БРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хореограф – Чулпан Әскәрова, БРның атказанган артисты Эх, яшь чаклар! Нинди гүзәл, рәхәт, гайрәтле вакытлар! Әҗмәгол агай кебек тагын бераз “батырлык”лар өстәп тә сөйләп җибәрсәң, яшь егет- җилкенчәкнең күңеленә “оеткы” салып та куйсаң! Бүген авылда Сабан туе! Әҗмәгол агайның хикәятләре белән канатланган гаярь егет Котлыәхмәт, үзе кебек кыю егетләр белән сөйләшеп авылның беренче чибәрен урлап алып кайтырга ниятли. Тик кәләш диеп урлап алып кайтканы.. юк, мондый борылышны һич көтмәгән иде Котлыәхмәт.

  • Э.Т.А.Гофман "Щелкунчик" балалар өчен әкият 6+

    Режиссёр – Евгения Богинская Хореограф – Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Ильшат Вильданов Без сезгә батырлык һәм гайрәтлелек, караңгыдан һәм тычканнардан курыкмаган балалар турында сөйләячәкбез. Төп героиня, Мәрьям, исем атасы (крёстный) Дросселмер сөйли торган могҗизалы әкият дөньясына эләгә. "Син генә Щелкунчикны саклап кала аласың – нык һәм тугрылыклы бул». Гофман әкиятенең тылсымлы дөньясы спектакльнең ике сюжет линиясендә тәкъдим ителгән. Төп сюжет линиясе булып Мәрьям һәм Щелкунчик тарихы тора. Өстәмә линия-Пирлипат принцессасы тарихы. Спектакль өчен үзенчәлекле сценарий язылды, ул пластик күренешләрдән һәм кыска диалоглардан гыйбарәт. Спектакльнең тукымасы тынлыктан, җырлардан, шакулардан, хәрәкәтләрдән, йөгерүдән, төрле сулыш алулардан, курку һәм аны җиңү моментларыннан эшләнгән.

  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру