![]() Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан узган ел махсус сәхнәләштерелгән “Тапкыр Кәҗә турында әкият” курчак спектакле, 24 апрельдә Балтач район үзәгендә 715 (!) баланы җыйды. Берсеннән – берсе ипле, чиста- пөхтә, тәрбияле нәни балтачлылар Тукайның шигырьләрен югары дәрәҗәдә сөйләп, тормышы һәм иҗаты буенча викторина сорауларына актив җавап биреп безне таң калдырдылар. Район мәгариф бүлеге, мәдәният бүлеге, район администрациясе гастрольләребезне оештыруда зур ярдәм күрсәтте. |
Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 26.04.2017 |