Яңалыклар

Дүрт көнлек бәйрәм

Дөресен әйткәндә биш көнлек булырга тиеш иде, Сарман халык театры килә алмау сәбәпле, жюри аларга барып спектакльләрен карады, шулай да Минзәлә сәхнәсендә дүрт көн барган үзешчәннәр чыгышын 700 тамашачы карады.

Беренче көн кунаклары – Актаныш районы Иске Кормаш авылы халык театры М.Кәримнең “Ай тотылган төндә” трагедиясенә тәвәккәлләп алынган. Жюри рәисе, драматург,режиссер Гафур Каюмов әйткәнчә, Мостай Кәрим иҗаты Шекспир иҗаты белән аһәңдәш, әсәрләре зур югарылыкта, катлам- катлам мәгънәгә ия,темасы һәр заманда актуаль.Шуңа күрә, кыюлыгы җитеп мондый күләмле әсәргә алынган режиссер ТРның атказанган артисты Нур Хөсәеновның да, үзешчән артистларның хезмәте дә мактауга лаек. Тамашачы Дивана ролен башкарган Рәмзил Шәяхмәтовның уенын йотылып кабул итте. Шәфәкъ образында Диләфрүз Газизова күңелгә ятышлы. Өч аксакал – Хамис Фаррахов, Ильяс Шәмсиев, Флорит Тимировлар уңышлы. Әсәрнең төп герое Тәңкәбикә ролен башкарган Рания Лотфуллинага бераз көч өстисе иде, диде жюри әгъзасы, ТРның халык артисты Рәзилә Муллина. Мөслим районы Метрәй авылы халык театры шулай ук көчле әсәр – Ш. Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” драмасын алып килгән. Җитәкчеләре һәм режиссеры Синара Яббарова Ана ролен искиткеч башкарды- ягымлы да, самими дә – тамашачының күзенә яшьләр китерде.Рәйхан ролендә кечкенә кыз Әлфинә Шайгарданова өчен сөенеп утырдык. Коллектив зур – һәр катнашучы үз бурычын аңлап уйный. Актаныш районың Киров авылы халык театры безнең тамашачыга яхшы таныш.Узган елгы белән чагыштырганда, профессиональлек буенча тагын бер башка үсеп килгән кировлылыр.Героинялары һәм, бәхәссез, лидерлары Алсу Хуҗина Хәмдия ролендә үтә килешле, җанлы. Шаһтимер ролендә Рөстәм Ганиев, Җиһан ролендә Зәмзәмия Миргалимова аерылып торалар. Ә Сәлим морза! Һай, афәрин , Фәнил Гарипов! Бакый ролендә Айзат Галин, күмәк күренешләрдәге егет – кызлар – һәммәсе тулы, бөтен ансамбль. Рәхмәт, кировлылар. Сарманда без тагын бер М.Кәримнең “Ай тотылган төндә” трагедиясен карадык. Әлбәттә, кормашлылар болай иде, сарманлылар тегеләй, дип чагыштыру урынсыз.Режиссерлары Алина Галиева яшь белгеч, үзе үк Зөбәрҗәт ролен башкара – бик килешле. Акъегет ролендә энесе Алмаз Галиев шулай ук сәхнә законнарын белеп уйный.Тәңкәбикә образын Сәмәрә Хәйруллина үзенчә ачкан.Минзәлә сәхнәсендә әсәр тагын да көчлерәк яңгырар иде, киләсе елга үзебездә көтеп калабыз, дидек аларга. Барлык чыгыш ясаган коллективларга жюри рәисе Гафур Каюмов: “Гран –приларга кызыкмагыз,мин барыгызга да ярдәм итү ягында. Һәр халык театры зур хезмәт куйган, барыгызга да зу рәхмәт”,- диде. Үзебезнең Минзәлә үзешчәннәре чыгышы турында Р.М.Муллина язмасы тәкъдим ителә.

Нурсибә Адиева,театрның әдәби бүлеге мөдире | 03.04.2017
  • Премьералар
  • У.Шекспир «Макбет» трагедия 12+

    Режиссер – Сергей Потапов, Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Рәссам – сценограф – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Костюмнар буенча рәссам – Чулпан Азаматова Хореография һәм пластика буенча режисссер - Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Король Дунканның данын яклап күп җиңүләргә ирешкән шотланд рыцаре Макбетка өч сихерче фал ача : аңа Шотландия короле булырга язган! Ялган фалга һәм шөһрәт сөюче хатынына ышанып Макбет король Дунканны үтерә, улларын бу үлемдә гаепле итеп калдыра. Яшь варислар илдән качарга мәҗбүр була. Соңрак якын дусты, киңәшчесе Банконы да яллап үтертә һәм тәхеткә утыра. Канлы юл белән властька ия булган җинаятьченең күңеле тыныч түгел, аның күзенә бертуктаусыз үзе үтерткән дуслары күренә. Принцлар да тик ятмый, Макбетның ялганын фаш итеп тәхеткә дәгъва кыла. Макбет белән леди Макбет бер-берсеннән артык дан-шөһрәт яратып тайгак юлдан китәләр һәм кылган җинаятьләр өчен җавап тоту инде котылгысыз...

  • М.Шамхалов "Кайнана" музыкаль комедия 12+

    Режиссер – Дамир Самерханов,Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Ленар Гыйльметдинов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хореограф – Илдус Биктаһиров, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Җыр сүзләренең авторы – Фәрит Миргалимов Без еш кына гади хакыйкәтьне онытабыз: булганын сакламыйбыз, ә югалткач елыйбыз. Һәрвакыт гаиләләрдә бер-берсенә җайлашулар була, ике хатын-кыз да – әнисе дә, хатыны да бер үк ир-атны ярата. Спектакльдә конфликтның бер ягы - улы Аязга гомер бүләк иткән әнисе, ә икенче ягы - яшь килене Сәгыйдә. Җәннәт беренче көннәрдән үк киленен кабул итми. Шуңа күрә теләсә нинди сәбәп эзләп яшь киленгә бәйләнә. Өметсезләнеп, Сәгыйдә ире өеннән китә. Тик бәхеткә, дуслары, Илдар белән Зарифа хәйлә белән гаиләне коткарып кала. Өйгә, янәдән, татулык, шатлык кайта.

  • М.Карим "Кыз урлау" музыкаль комедия 12+

    Режиссер – Байрас Ибраһимов,ТРның һәм БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Д.Сираҗиев исемендәге премиясе лауреаты Рәссам – Рөстәм Баймөхәммәтов Костюмнар буенча рәссам – Алия Бәйрәмголыва Композитор – Илшат Яхин,БРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хореограф – Чулпан Әскәрова, БРның атказанган артисты Эх, яшь чаклар! Нинди гүзәл, рәхәт, гайрәтле вакытлар! Әҗмәгол агай кебек тагын бераз “батырлык”лар өстәп тә сөйләп җибәрсәң, яшь егет- җилкенчәкнең күңеленә “оеткы” салып та куйсаң! Бүген авылда Сабан туе! Әҗмәгол агайның хикәятләре белән канатланган гаярь егет Котлыәхмәт, үзе кебек кыю егетләр белән сөйләшеп авылның беренче чибәрен урлап алып кайтырга ниятли. Тик кәләш диеп урлап алып кайтканы.. юк, мондый борылышны һич көтмәгән иде Котлыәхмәт.

  • Дуслар
  • Сораштыру