Яңалыклар

Хафиз Хаматуллинны Казанда каргалар да сәламли

16 ноябрь С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының Казандагы гастрольләренең өченче көне.  К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында Ф.М.Достоевский әсәре буенча Р.Әюпов сәхнәгә куйган “Абзыйның төше “ мистик драмасы зур уңыш белән узды. Мистика артист тормышына да күчә икән. Төп рольдә уйнаучы ТРның халык артисты, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты Хафиз Хамматуллин кичә яшьлек эзләре буйлап йөреп кайтам, дип чыгып китте (Хафиз Казан театр училищесында укыган) Достоевский урамы буйлап, уйланып кына кайтып килгәндә ярты метр ераклыктагы коймага бер карга килеп куна.(Каргалар әлеге әсәрдә кулланыла) “Адымнарны әкренәйттем, ә карга куркырга уйламый да, исәнләшкән кебек башын селкетеп алды, мин ипләп кенә, барысын да яхшыга юрап, яныннан узып киттем, диде Хафиз. Дөрестән дә, спектакльне тамашачы бик яхшы кабул итте. Балалар өчен Г.Тукай әсәре буенча А.Сәхәбетдинов сәхнәгә куйган “Тапкыр Каҗә турында әкият” , О.Уайльдның “Йолдыз егет” әкиятләрен башкала балалары рәхәтләнеп карады. Тукай иҗаты буенча викторина сорауларын җавап бирделәр, шигырьләр сөйләп Минзәлә театры бүләкләре белән кайтып киттеләр. А.Коровкин әсәре буенча З.Сөләйманов сәхнәгә куйган “Түтиләр” сатирик комедиясенә билетлар сатылып беткән. Шулай ук К.Тинчуринның “Каракүз” музыкаль кыйссасына кызыксыну зур, тулысынча аншлаг дигән сүз .Гастрольләрнең ябылу тантанасына Минзәлә муниципаль районы башлыгы урынбасары К.Р.Нәҗмиев килүе көтелә.

Нурсибә Адиева,театрның әдәби бүлеге мөдире | 18.11.2016
  • Премьералар
  • М.Карим "Кыз урлау" музыкаль комедия 12+

    Режиссер – Байрас Ибраһимов,ТРның һәм БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Д.Сираҗиев исемендәге премиясе лауреаты Рәссам – Рөстәм Баймөхәммәтов Костюмнар буенча рәссам – Алия Бәйрәмголыва Композитор – Илшат Яхин,БРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хореограф – Чулпан Әскәрова, БРның атказанган артисты Эх, яшь чаклар! Нинди гүзәл, рәхәт, гайрәтле вакытлар! Әҗмәгол агай кебек тагын бераз “батырлык”лар өстәп тә сөйләп җибәрсәң, яшь егет- җилкенчәкнең күңеленә “оеткы” салып та куйсаң! Бүген авылда Сабан туе! Әҗмәгол агайның хикәятләре белән канатланган гаярь егет Котлыәхмәт, үзе кебек кыю егетләр белән сөйләшеп авылның беренче чибәрен урлап алып кайтырга ниятли. Тик кәләш диеп урлап алып кайтканы.. юк, мондый борылышны һич көтмәгән иде Котлыәхмәт.

  • Э.Т.А.Гофман "Щелкунчик" балалар өчен әкият 6+

    Режиссёр – Евгения Богинская Хореограф – Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Ильшат Вильданов Без сезгә батырлык һәм гайрәтлелек, караңгыдан һәм тычканнардан курыкмаган балалар турында сөйләячәкбез. Төп героиня, Мәрьям, исем атасы (крёстный) Дросселмер сөйли торган могҗизалы әкият дөньясына эләгә. "Син генә Щелкунчикны саклап кала аласың – нык һәм тугрылыклы бул». Гофман әкиятенең тылсымлы дөньясы спектакльнең ике сюжет линиясендә тәкъдим ителгән. Төп сюжет линиясе булып Мәрьям һәм Щелкунчик тарихы тора. Өстәмә линия-Пирлипат принцессасы тарихы. Спектакль өчен үзенчәлекле сценарий язылды, ул пластик күренешләрдән һәм кыска диалоглардан гыйбарәт. Спектакльнең тукымасы тынлыктан, җырлардан, шакулардан, хәрәкәтләрдән, йөгерүдән, төрле сулыш алулардан, курку һәм аны җиңү моментларыннан эшләнгән.

  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру