Яңалыклар

Шахмат – шашка ярышлары узды.

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры үзенең оештыручысы Сабир Өметбаев исемендәге Кубокка чираттагы шахмат – шашка ярышларын үткәрде. Театрда ремонт эшләре бару сәбәпле уеннар быел “Юбилейный” да булды. Өченче ел рәттән уеннарның судьялары Әнвәр Камалов белән Назимә Наилевна җиңүчеләрне укучылар, студентлар һәм өлкәннәр арасында аерым билгеләделәр.

Шахмат буенча: укучы егетләр арасында

I урында – Михаил Токарев сош №1

II урында – Артур Гиниятуллин сош №3

III урында – Данил Гәрәев сош №3

студентлар арасында

I урында – Роберт Мирзаянов МСХТ

II урында –Айрат Камалов Яр Чаллы төзелеш техникумы

III урында – Камил Камалетдинов МСХТ

иң яшь шахмат уйнаучы Алмаз Сафин 7 яшь сош №3

укучы кызлар арасында

I урында – Виолетта Лакиман сош №3

II урында – Анастасия Павлова сош №3

III урында – Злата Родичева сош №3

хатын – кызлар арасында

I урында – Виктория Ахметшина МСХТ

II урында – Эльвира Ахметова сош №3

ир – атлар арасында I урында – Мөхәммәт Мукминов

II урында – Әнвәр Камалов III урында – Геннадий Бубеков

Шулай итеп, шахмат буенча Кубок ияләре ир – атлар арасында Мөхәммәт Мукминов, хатын – кызлар арасында Виктория Ахметшина булдылар.

Шашка уйнарга теләүчеләр шулай ук шактый иде.Җиңүчеләр түбәндәге тәртиптә билгеләнде: укучы кызлар арасында

I урында – Резеда Камалова Тат.Мөшеге мәктәбе

II урында – Анастасия Павлова сош №3

III урында – Виолетта Лакиман сош №3

студентлар арасында

I урында- Александра Беспалая МСХТ

II урында – Елизавета Хохлова МСХТ

III урында- Алина Сидорова

МСХТ укучы егетләр арасында

I урында – Александр Николаев кадет мәктәбе

II урында – Артем Ахметшин кадет мәктәбе

III урында – Данил Гареев сош №3 ир

– атлар арасында

I урында – Геннадий Бубеков

II урында – Әнвәр Камалов

III урында – Илфат Фаррахов

Шашка буенча Кубокка Резеда Камалова һәм Геннадий Бубеков лаек булдылар. Өченче санлы урта мәктәптән, авыл хуҗалыгы техникумыннан уеннарда каташучылар саны аеруча күп иде.Кадет мәктәбе,медицина училищесы, педагогия колледжы, Тәкермән, Тат.Мөшеге мәктәпләре, шәһәрнең 1 санлы, 2 санлы мәктәпләре укчылары уеннарда актив катнашты.

Фаяз Хизбуллин җитәкчелегендәге“Юбилейный” сарае хезмәткәрләре уеннар өчен безгә барлык уңай шартларны да булдырды.Һәр кеше үз урынында, вазифаларын яхшы белә, бар җирдә тәртип хөкем сөрә биредә.

Шахмат –шашка сөючеләр белән киләсе елда да кабат очрашырга язсын.Аларның саны тагын да күбәйсен.

Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 27.10.2016
  • Премьералар
  • М.Шамхалов "Кайнана" музыкаль комедия 12+

    Режиссер – Дамир Самерханов,Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Ленар Гыйльметдинов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хореограф – Илдус Биктаһиров, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Җыр сүзләренең авторы – Фәрит Миргалимов Без еш кына гади хакыйкәтьне онытабыз: булганын сакламыйбыз, ә югалткач елыйбыз. Һәрвакыт гаиләләрдә бер-берсенә җайлашулар була, ике хатын-кыз да – әнисе дә, хатыны да бер үк ир-атны ярата. Спектакльдә конфликтның бер ягы - улы Аязга гомер бүләк иткән әнисе, ә икенче ягы - яшь килене Сәгыйдә. Җәннәт беренче көннәрдән үк киленен кабул итми. Шуңа күрә теләсә нинди сәбәп эзләп яшь киленгә бәйләнә. Өметсезләнеп, Сәгыйдә ире өеннән китә. Тик бәхеткә, дуслары, Илдар белән Зарифа хәйлә белән гаиләне коткарып кала. Өйгә, янәдән, татулык, шатлык кайта.

  • М.Карим "Кыз урлау" музыкаль комедия 12+

    Режиссер – Байрас Ибраһимов,ТРның һәм БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Д.Сираҗиев исемендәге премиясе лауреаты Рәссам – Рөстәм Баймөхәммәтов Костюмнар буенча рәссам – Алия Бәйрәмголыва Композитор – Илшат Яхин,БРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хореограф – Чулпан Әскәрова, БРның атказанган артисты Эх, яшь чаклар! Нинди гүзәл, рәхәт, гайрәтле вакытлар! Әҗмәгол агай кебек тагын бераз “батырлык”лар өстәп тә сөйләп җибәрсәң, яшь егет- җилкенчәкнең күңеленә “оеткы” салып та куйсаң! Бүген авылда Сабан туе! Әҗмәгол агайның хикәятләре белән канатланган гаярь егет Котлыәхмәт, үзе кебек кыю егетләр белән сөйләшеп авылның беренче чибәрен урлап алып кайтырга ниятли. Тик кәләш диеп урлап алып кайтканы.. юк, мондый борылышны һич көтмәгән иде Котлыәхмәт.

  • Э.Т.А.Гофман "Щелкунчик" балалар өчен әкият 6+

    Режиссёр – Евгения Богинская Хореограф – Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Ильшат Вильданов Без сезгә батырлык һәм гайрәтлелек, караңгыдан һәм тычканнардан курыкмаган балалар турында сөйләячәкбез. Төп героиня, Мәрьям, исем атасы (крёстный) Дросселмер сөйли торган могҗизалы әкият дөньясына эләгә. "Син генә Щелкунчикны саклап кала аласың – нык һәм тугрылыклы бул». Гофман әкиятенең тылсымлы дөньясы спектакльнең ике сюжет линиясендә тәкъдим ителгән. Төп сюжет линиясе булып Мәрьям һәм Щелкунчик тарихы тора. Өстәмә линия-Пирлипат принцессасы тарихы. Спектакль өчен үзенчәлекле сценарий язылды, ул пластик күренешләрдән һәм кыска диалоглардан гыйбарәт. Спектакльнең тукымасы тынлыктан, җырлардан, шакулардан, хәрәкәтләрдән, йөгерүдән, төрле сулыш алулардан, курку һәм аны җиңү моментларыннан эшләнгән.

  • Дуслар
  • Сораштыру