Яңалыклар

Сезон ачылды.

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры үзенең 81 нче иҗади сезонын ачып җибәрде. Гадәттәгечә, дип әйтсәк дөресрәк булыр, иҗади коллектив тамашачыга яңа сюрпризлар әзерләгән иде .Рәсәй Федерациясендә быел Кино елы дип игълан ителү сценарий авторы ТРның атказанган артисты Эльмира Гәрәевага илһам чыганагы булып барып ирешкән – сәхнә бизәлеше дә, бәйрәмгә килгән “Кавказская пленница” фильмында Моргунов, Никулин,Вицин уйнаган геройлар “җанлануы”да күңелгә ятышлы яңалык булды.Минзәлә театрының өлкән, урта, яшь буын артистларын овацияләргә күмде тамашачы. Быел гына коллективка кушылган яшь көчләребез – Нәфис Гайфуллин, Индира Гайфуллина (апалы – энеле), Зөлфирә Шәмсетдинова, Инсаф Әлмөхәммәтовка традиция буенча өлкән артистлар грим тапшырды.Тантананың зур кунагы – Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының һөнәри сәнгатъ һәм сәнгати белем бирү бүлегенең баш белгече Аида Раилевна Мозафарова мәдәният министры А.М.Сибагатуллинның котлау сүзләрен җиткерде һәм юбилярларыбыз ТРның халык артисты, Д.Сираҗиев һәм С.Өметбаев исемендәге премияләр лауреаты Рәзилә Муллинага котлау хатын , ТРның атказанган артисты Әлфидә Теряевага Рәхмәт хатларын, Театр Әһелләре Берлегенең Мактау Грамоталарын тапшырды. Узган сезонга нәтиҗәләр ясап театр директоры ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты Р.Ш.Шәймәрданов номинант – артистларны игълан итте. “I пландагы ир- ат роле” номинациясендә Ф.М.Достоевскийның “Абзыйның төше” мистик драмасындагы Князь ролен уңышлы башкарган өчен ТРның халык артисты, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты Хафиз Хамматуллин;“II пландагы ир – ат роле” номинациясендә шул ук әсәрдән Павел Мозгляков роле өчен “Тантана”театраль премиясе лауреаты Ильяс Закиров;”II пландагы хатын – кыз роле” номинациясендә шул ук әсәрдән Зинаида Москалева роле өчен Динара Акматова;”Тамашачы мәхәббәте” номинациясендә “Кар кызы “ әкиятендәге Убырлы карчык роле өчен “Тантана “ театраль премиясе дипломанты Зилия Хөсәенова; “Ансамбль” номинациясендә Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган проект кысаларында “Тапкыр Кәҗә турында әкият” курчак спектакленең иҗат төркеме – режиссеры Альберт Сәхәбетдинов, артистлар Ильяс Закиров,Рания Хәлимова, Раушания Галиуллина, Руслан Әхмәтҗанов, Рифат Хафизовлар; “Иң яхшы характерлы роль”номинациясендә Р.Сабырның “Кирәкле кишер яфрагы “спектаклендә Зоя роле өчен ТРның атказанган артисты Эльмира Гәрәева; ”Иң яхшы эпизодик роль” номинациясендә шул ук спектакльдә Әлфинур роле өчен Эльмира Әхмәтхановалар бүләкләнде. “Иң актив тамашачы” номинациясендә быел Альбина һәмм Марат Әбударовлар җиңеп чыкты. “Театрның иң якын дуслары “номинациясендә Минзәлә театрына зур матди ярдәм күрсәткән шәхси эшмәкәрләр Сәрия Шакирова һәм Алексей Юдиннар бүләкләнде. Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган чараларны оештыруда зур ярдәм күрсәткән район мәгариф бүлегенең милли белем бирү буенча методисты Нәсимә Шаһиевага театр дирекциясе рәхмәтен белдерде.

Алга таба тәкъдим ителгән А.Коровкинның “Түтиләр” комедиясенең премьерасы зур уңыш белән узды. Башкортостан режиссеры Зиннур Сөләйманов сәхнәгә куйган заманча искиткеч кызыклы сатирик комедия артитларыбыз өчен дә зур мәктәп булды.Бәйрәм рухы, тамашачы мөнәсәбәте аларга иҗат итәргә яңа көч өстәде.

Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 18.10.2016
  • Премьералар
  • М.Карим "Кыз урлау" музыкаль комедия 12+

    Режиссер – Байрас Ибраһимов,ТРның һәм БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Д.Сираҗиев исемендәге премиясе лауреаты Рәссам – Рөстәм Баймөхәммәтов Костюмнар буенча рәссам – Алия Бәйрәмголыва Композитор – Илшат Яхин,БРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хореограф – Чулпан Әскәрова, БРның атказанган артисты Эх, яшь чаклар! Нинди гүзәл, рәхәт, гайрәтле вакытлар! Әҗмәгол агай кебек тагын бераз “батырлык”лар өстәп тә сөйләп җибәрсәң, яшь егет- җилкенчәкнең күңеленә “оеткы” салып та куйсаң! Бүген авылда Сабан туе! Әҗмәгол агайның хикәятләре белән канатланган гаярь егет Котлыәхмәт, үзе кебек кыю егетләр белән сөйләшеп авылның беренче чибәрен урлап алып кайтырга ниятли. Тик кәләш диеп урлап алып кайтканы.. юк, мондый борылышны һич көтмәгән иде Котлыәхмәт.

  • Э.Т.А.Гофман "Щелкунчик" балалар өчен әкият 6+

    Режиссёр – Евгения Богинская Хореограф – Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Ильшат Вильданов Без сезгә батырлык һәм гайрәтлелек, караңгыдан һәм тычканнардан курыкмаган балалар турында сөйләячәкбез. Төп героиня, Мәрьям, исем атасы (крёстный) Дросселмер сөйли торган могҗизалы әкият дөньясына эләгә. "Син генә Щелкунчикны саклап кала аласың – нык һәм тугрылыклы бул». Гофман әкиятенең тылсымлы дөньясы спектакльнең ике сюжет линиясендә тәкъдим ителгән. Төп сюжет линиясе булып Мәрьям һәм Щелкунчик тарихы тора. Өстәмә линия-Пирлипат принцессасы тарихы. Спектакль өчен үзенчәлекле сценарий язылды, ул пластик күренешләрдән һәм кыска диалоглардан гыйбарәт. Спектакльнең тукымасы тынлыктан, җырлардан, шакулардан, хәрәкәтләрдән, йөгерүдән, төрле сулыш алулардан, курку һәм аны җиңү моментларыннан эшләнгән.

  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру