Яңалыклар

Без Мәскәү гастрольләреннән кайттык!

Өч көн рәттән Минзәлә театры артистлары Мәскәү шәһәре тамашачылары алдында чыгыш ясады. 15 ноябрдә Зуев Мәдәният йортында М.Галәүнең “Мөһәҗирләр” драмасын, 16 сы Асадуллаев исемендәге мәдәният үзәгендә театральләштерелгән зур концерт, 17 се – инде популярлыгын казанган Т.Миңнуллинның “Мулла” драмасын күрсәттеләр. Минзәләлеләрне башкалада беләләр һәм хөрмәт итәләр. Артистларның грим бүлмәләренә килеп тамашачыларнын рәхмәт әйтүләре, чәчәкләр бирүләре, кайнар алкышлары шуны дәлилли. Артистлар сәхнәдә уйнап кына калмадылар, концерт та куйдылар - җыр да башкардылар, биеделәр дә.

Спектакльләрнең кыскача эчтәлегенә тукталып китик.
“Мөһәҗирләр” драмасында йөз эл элек барган вакыйгалар сурәтләнә. Монда татарларның көчләп чукындырудан куркып Төркиягә күченеп китүләре сурәтләнә. Әмма чит җирдәге тормышның үз илендәге тормыштан да начаррак икәнен аңлагач, хәллерәк татарлар “Стамбул – Одесса” параходына утырып туган илләренә кайталар....
“Мулла” драмасы исә моннан бер ел элек театрның яшь баш режиссеры Дамир Самерханов тарафыннан куела. Шунысын билгеләп утәргә кирәк, бу аның диплом спектакле һәм Минзәлә театрында беренче иҗат җимеше.
...Кайчандыр гөрләп торган авыл бүген бетеп бара. Эчкечелек, азгынлык, тәртипсезлек хөкем сөрә. Шушы авыл кешесе, зур эшмәкәр Саматның таралып барган авылга 23 яшьлек мулла егет Әсфәндиярне алып кайтып – “Биредә син хуҗа” - дип әйтүе күпләр өчен көтелмәгән вакыйга. Кайчандыр шушы авылдан сөрелгән мулланың оныгы Вәлиәхмәтнең “Сезгә ясин чыгарга кайттым ” – диюе элеккеге мәчет манарасын кискән кешенең оныгы Бәдретдиннең тәмам кешелектән чыгып эчкечелектән асылынып үлүе, җирле үзидарә рәисе Лемурның җавапсыз, йомшак булуы, участок милиционерының Әминең закон бозучыларга күз йомуы – болар барысы да яшь мулла Әсфәндияргә кырыс тормыш мәктәбе. Мулланың чиста күңелле, дөреслек өчен көрәшүче икәнлегенә инанып авыл кешеләре әкренләп мәчеткә тартыла башлый... 
Безнең чыгышны караган мәскәүлеләр: “Искиткеч театр, искитчек әсәр, артистлар. Куелган әсәрләрегез зур тәрбияви роль башкаралар. Бүгенге заманда бу бик кирәкле әйбер. Безгә ешрак килегез” – дип калдылар. 

 

Ландыш Гәрәева |
  • Премьералар
  • М.Шамхалов "Кайнана" музыкаль комедия 12+

    Режиссер – Дамир Самерханов,Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Ленар Гыйльметдинов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хореограф – Илдус Биктаһиров, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Җыр сүзләренең авторы – Фәрит Миргалимов Без еш кына гади хакыйкәтьне онытабыз: булганын сакламыйбыз, ә югалткач елыйбыз. Һәрвакыт гаиләләрдә бер-берсенә җайлашулар була, ике хатын-кыз да – әнисе дә, хатыны да бер үк ир-атны ярата. Спектакльдә конфликтның бер ягы - улы Аязга гомер бүләк иткән әнисе, ә икенче ягы - яшь килене Сәгыйдә. Җәннәт беренче көннәрдән үк киленен кабул итми. Шуңа күрә теләсә нинди сәбәп эзләп яшь киленгә бәйләнә. Өметсезләнеп, Сәгыйдә ире өеннән китә. Тик бәхеткә, дуслары, Илдар белән Зарифа хәйлә белән гаиләне коткарып кала. Өйгә, янәдән, татулык, шатлык кайта.

  • М.Карим "Кыз урлау" музыкаль комедия 12+

    Режиссер – Байрас Ибраһимов,ТРның һәм БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Д.Сираҗиев исемендәге премиясе лауреаты Рәссам – Рөстәм Баймөхәммәтов Костюмнар буенча рәссам – Алия Бәйрәмголыва Композитор – Илшат Яхин,БРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хореограф – Чулпан Әскәрова, БРның атказанган артисты Эх, яшь чаклар! Нинди гүзәл, рәхәт, гайрәтле вакытлар! Әҗмәгол агай кебек тагын бераз “батырлык”лар өстәп тә сөйләп җибәрсәң, яшь егет- җилкенчәкнең күңеленә “оеткы” салып та куйсаң! Бүген авылда Сабан туе! Әҗмәгол агайның хикәятләре белән канатланган гаярь егет Котлыәхмәт, үзе кебек кыю егетләр белән сөйләшеп авылның беренче чибәрен урлап алып кайтырга ниятли. Тик кәләш диеп урлап алып кайтканы.. юк, мондый борылышны һич көтмәгән иде Котлыәхмәт.

  • Э.Т.А.Гофман "Щелкунчик" балалар өчен әкият 6+

    Режиссёр – Евгения Богинская Хореограф – Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Ильшат Вильданов Без сезгә батырлык һәм гайрәтлелек, караңгыдан һәм тычканнардан курыкмаган балалар турында сөйләячәкбез. Төп героиня, Мәрьям, исем атасы (крёстный) Дросселмер сөйли торган могҗизалы әкият дөньясына эләгә. "Син генә Щелкунчикны саклап кала аласың – нык һәм тугрылыклы бул». Гофман әкиятенең тылсымлы дөньясы спектакльнең ике сюжет линиясендә тәкъдим ителгән. Төп сюжет линиясе булып Мәрьям һәм Щелкунчик тарихы тора. Өстәмә линия-Пирлипат принцессасы тарихы. Спектакль өчен үзенчәлекле сценарий язылды, ул пластик күренешләрдән һәм кыска диалоглардан гыйбарәт. Спектакльнең тукымасы тынлыктан, җырлардан, шакулардан, хәрәкәтләрдән, йөгерүдән, төрле сулыш алулардан, курку һәм аны җиңү моментларыннан эшләнгән.

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру