Яңалыклар

“Казан утлары” журналы – бездә кунакта

Узып баручы елның – Россиядә һәм Татарстанда әдәбият елының соңгы ае минзәләлеләрне тагын бер истәлекле бәйрәм белән сөендерде.

Менә бер гасырга якын «Казан утлары» журналы әдәбиятыбыз һәм мәдәниятебез елъязмасы, әдәби җәүһәрләребезнең беренче бишеге булып тора. Әдәбият-сәнгатьне яратучыларны әдәби тормышка якынайтучы күпер ролен үтәүче бу журнал хезмәткәрләренең районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Минзәлә педагогия көллияте, авыл хуҗалыгы техникумы, гимназия укучылары белән очрашулары матур традициягә әверелде (алар бер ай эчендә ике тапкыр очраштылар).

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Роберт Шәймәрданов һәм журналның баш мөхәррире Илфак Ибраһимов инициативасы белән театр бинасында уздырылган ике сәгатьлек кичә әдәбият-сәнгатькә, җыр-моңга сусаган минзәләлеләрнең йөрәгенә кереп калды. Моны Әдәбият елының финалы буларак кабул итәргә кирәк.

Чираттагы әдәби очрашуга мәртәбәле кунаклар, «Казан утлары» журналы хезмәткәрләре: баш мөхәррир Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза), ТРның халык язучысы Марсель Галиев, журналның проза бүлеге мөхәррире Камил Кәримов, драматург, прозаик Данил Салихов, прозаик Алмаз Хәмзин, журналның проза бүлеге мөхәррире Айгөл Әхмәтгалиева килгән иде.

Г.Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Мөхәммәт Мирза үзенең мәхәббәт газәлләрен, тирән эчтәлекле робагыйларын укыды, прозаик Айгөл Әхмәтгалиева үзенең әдәбият дөньясына кереп китү тарихын бәян итте, Камил Кәримов мәзәк хәлләр сөйләп күңелләрне күтәрде, Марсель Галиев каләмдәшләре, чордашлары турына сөйләде (ахырда сөйләгән “Бәгырь авазы” шигырен халык аеруча ошатты), Данил Салиховны тамашачы драматург буларак кына түгел, җырчы буларак та таныды, ә ахырда Алмаз Хәмзин шаян җырлары, мәзәкләре белән сәхнә тотты.

Очрашу барышында Казан кунаклары безне күпкырлы иҗатлары белән таныштырдылар, әдәби осталыкларының кайбер серләрен ачтылар, иҗади хезмәттәшлеккә чакырып калдылар. «Казан утлары» журналының киләчәк кыйбласы, алдагы саннарына күзәтүне, гомумән, республиканың әдәби-мәдәни барышы турында нәкъ менә журналның үз кешеләреннән ишетү бөтенебезгә дә кызыклы булды. Очрашу барыбызга да ошады.

«Казан утлары» белән элемтәбез дәвамлы булсын, укучыларда милли үзаң, горурлык хисләре тәрбияләүдә уртак хезмәттәшлегебез ныклы булсын!

                                                                                                                                                                                                                                           Әлфинә Воробьева

--- | 11.12.2015
  • Премьералар
  • М.Карим "Кыз урлау" музыкаль комедия 12+

    Режиссер – Байрас Ибраһимов,ТРның һәм БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Д.Сираҗиев исемендәге премиясе лауреаты Рәссам – Рөстәм Баймөхәммәтов Костюмнар буенча рәссам – Алия Бәйрәмголыва Композитор – Илшат Яхин,БРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хореограф – Чулпан Әскәрова, БРның атказанган артисты Эх, яшь чаклар! Нинди гүзәл, рәхәт, гайрәтле вакытлар! Әҗмәгол агай кебек тагын бераз “батырлык”лар өстәп тә сөйләп җибәрсәң, яшь егет- җилкенчәкнең күңеленә “оеткы” салып та куйсаң! Бүген авылда Сабан туе! Әҗмәгол агайның хикәятләре белән канатланган гаярь егет Котлыәхмәт, үзе кебек кыю егетләр белән сөйләшеп авылның беренче чибәрен урлап алып кайтырга ниятли. Тик кәләш диеп урлап алып кайтканы.. юк, мондый борылышны һич көтмәгән иде Котлыәхмәт.

  • Э.Т.А.Гофман "Щелкунчик" балалар өчен әкият 6+

    Режиссёр – Евгения Богинская Хореограф – Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Ильшат Вильданов Без сезгә батырлык һәм гайрәтлелек, караңгыдан һәм тычканнардан курыкмаган балалар турында сөйләячәкбез. Төп героиня, Мәрьям, исем атасы (крёстный) Дросселмер сөйли торган могҗизалы әкият дөньясына эләгә. "Син генә Щелкунчикны саклап кала аласың – нык һәм тугрылыклы бул». Гофман әкиятенең тылсымлы дөньясы спектакльнең ике сюжет линиясендә тәкъдим ителгән. Төп сюжет линиясе булып Мәрьям һәм Щелкунчик тарихы тора. Өстәмә линия-Пирлипат принцессасы тарихы. Спектакль өчен үзенчәлекле сценарий язылды, ул пластик күренешләрдән һәм кыска диалоглардан гыйбарәт. Спектакльнең тукымасы тынлыктан, җырлардан, шакулардан, хәрәкәтләрдән, йөгерүдән, төрле сулыш алулардан, курку һәм аны җиңү моментларыннан эшләнгән.

  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру