Яңалыклар

Татарстан Республикасының күренкле язучылары белән очрашу

10 декабрьдә 16.00 сәгатьтә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында Татарстан Республикасының күренкле язучылары:

1. Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза) – “Казан Утлары” журналының баш мөхәррире, шагыйрь, ТРныћ Г.Тукай исемедәге Дәүләт премиясе лауреаты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе;

2. Марсель Галиев – ТРның халык язучысы, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты;

3. Камил Кәримов – “Казан утлары” журналының проза бүлеге мөхәррире, прозаик, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ф.Хөсни премиясе лауреаты;

4. Данил Салихов – Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, драматург, прозаик, Г.Исхакый премиясе лауреаты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе;

5. Алмаз Хәмзин – прозаик, автор-башкаручы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе;

6. Факил Сафин – Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы оешмасы җитәкчесе, прозаик, шагыйрь, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе;

7. Айгөл Әхмәтгалиева – “Казан утлары”журналының проза бүлеге мөхәррире, прозаик, драматург, С.Сөләйманова премиясе лауреаты

белән очрашу узачак.

 

Кунаклар ике төркемгә бүленеп, очрашуны гимназиядә һәм педкөллияттә башлап җибәрәләр(13.00 сәгатьтә), йомгаклау өлеше театрда 16.00 сәгатьтә була. Очрашуда катнашучылар өчен кунаклар һәм театр артистлары катнашында әдәби-музыкаль концерт та әзерләнә.

Очрашуга мәктәп директорлары, татар теле һәм әдәбияте укытучылары, районның китапханә хезмәткәрләре, “Минзәлә” район газетасы хезмәткәрләре, татар теле һәм әдәбияты фәненнән район һәм республика олимпиадасында җиңгән укучылар, районның яшь һәм өлкән шагыйрьләре, язучылары, почта хезмәткәрләре чакырыла.

Керү ирекле!

Рәхим итегез!

--- | 07.12.2015
  • Премьералар
  • М.Шамхалов "Кайнана" музыкаль комедия 12+

    Режиссер – Дамир Самерханов,Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Ленар Гыйльметдинов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хореограф – Илдус Биктаһиров, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Җыр сүзләренең авторы – Фәрит Миргалимов Без еш кына гади хакыйкәтьне онытабыз: булганын сакламыйбыз, ә югалткач елыйбыз. Һәрвакыт гаиләләрдә бер-берсенә җайлашулар була, ике хатын-кыз да – әнисе дә, хатыны да бер үк ир-атны ярата. Спектакльдә конфликтның бер ягы - улы Аязга гомер бүләк иткән әнисе, ә икенче ягы - яшь килене Сәгыйдә. Җәннәт беренче көннәрдән үк киленен кабул итми. Шуңа күрә теләсә нинди сәбәп эзләп яшь киленгә бәйләнә. Өметсезләнеп, Сәгыйдә ире өеннән китә. Тик бәхеткә, дуслары, Илдар белән Зарифа хәйлә белән гаиләне коткарып кала. Өйгә, янәдән, татулык, шатлык кайта.

  • М.Карим "Кыз урлау" музыкаль комедия 12+

    Режиссер – Байрас Ибраһимов,ТРның һәм БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Д.Сираҗиев исемендәге премиясе лауреаты Рәссам – Рөстәм Баймөхәммәтов Костюмнар буенча рәссам – Алия Бәйрәмголыва Композитор – Илшат Яхин,БРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хореограф – Чулпан Әскәрова, БРның атказанган артисты Эх, яшь чаклар! Нинди гүзәл, рәхәт, гайрәтле вакытлар! Әҗмәгол агай кебек тагын бераз “батырлык”лар өстәп тә сөйләп җибәрсәң, яшь егет- җилкенчәкнең күңеленә “оеткы” салып та куйсаң! Бүген авылда Сабан туе! Әҗмәгол агайның хикәятләре белән канатланган гаярь егет Котлыәхмәт, үзе кебек кыю егетләр белән сөйләшеп авылның беренче чибәрен урлап алып кайтырга ниятли. Тик кәләш диеп урлап алып кайтканы.. юк, мондый борылышны һич көтмәгән иде Котлыәхмәт.

  • Э.Т.А.Гофман "Щелкунчик" балалар өчен әкият 6+

    Режиссёр – Евгения Богинская Хореограф – Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Ильшат Вильданов Без сезгә батырлык һәм гайрәтлелек, караңгыдан һәм тычканнардан курыкмаган балалар турында сөйләячәкбез. Төп героиня, Мәрьям, исем атасы (крёстный) Дросселмер сөйли торган могҗизалы әкият дөньясына эләгә. "Син генә Щелкунчикны саклап кала аласың – нык һәм тугрылыклы бул». Гофман әкиятенең тылсымлы дөньясы спектакльнең ике сюжет линиясендә тәкъдим ителгән. Төп сюжет линиясе булып Мәрьям һәм Щелкунчик тарихы тора. Өстәмә линия-Пирлипат принцессасы тарихы. Спектакль өчен үзенчәлекле сценарий язылды, ул пластик күренешләрдән һәм кыска диалоглардан гыйбарәт. Спектакльнең тукымасы тынлыктан, җырлардан, шакулардан, хәрәкәтләрдән, йөгерүдән, төрле сулыш алулардан, курку һәм аны җиңү моментларыннан эшләнгән.

  • Дуслар
  • Сораштыру