Яңалыклар

Минзәлә театрының Кырымга сәяхәте.

  Мәкаләнең исемен театр директоры Р.Ш.Шәймәрданов сәфәргә чыкканчы ук әйтеп куйган иде. 1984 елда сәхнәгә куелган С.Шәкүровның “Габсаттар бабайның Кырымга сәяхәте” дигән комедиясен 2 бригада белән Минзәлә театры озак еллар зур уңыш белән уйнап йөрде. Чын сәяхәтнең сәбәбе исә бу елның сентябрь аенда Ялта шәһәрендә узган “Театр. Чехов. Ялта” дип исемләнгән VII  халыкара театр сәнгате фестивалендә Г.Исхакыйның “Сөннәтче бабай” әсәре белән чыгыш ясау булды. Фестиваль комиссиясенә Т.Җүҗәноглуның “Ташкын” әсәре дә тәкъдим ителгән иде. Алар ике әсәрдән “Сөннәтче бабай” ны сайлап алдылар. Безнең театрның “Самими хисләр һәм жанр чисталыгы” номинацисендә бүләкләнүе очраклы хәл түгел, халкыбызның милли гореф-гадәтләрен, сөннәт йоласын зур бәйрәм итеп сәхнәгә куйган режиссер Ренат Әюповның хезмәтен, артистларыбызның эчкерсез уенын жюри  әгъзалары һәм жюри рәисе – ГИТИС профессоры, Мәскәүнең “Школа современной  пьесы” театрының сәнгать җитәкчесе Иосиф Райхельгауз ассызыклап үттеләр. Лауреат дипломын һәм “Хрустальный Фронтон” призын РФнең халык артисты, ГИТИС профессоры Олег Марусев тапшырды. “Просцениум. Вопросы театра” журналы редакторы, театраль критик Марина Тимашева Минзәлә театрының эчкерсезлеге, теленең матурлыгы турында җылы сүзләр әйтте. “Страстной бульвар, 10” журналы редакторы, театраль критик Анастасия Ефремова, театраль һәм музыкаль критик Екатерина Кретова, РФнең халык артитскасы Наталия Егорова, театр һәм кино актрисасы Мария Голубкиналарның һәркайсының фикере бик эмоциональ һәм уңай булды. М.Голубкина хәтта “Я прослезилась”- диде. Кызганчычка каршы, жюри әгъзасы булган күренекле шәхес Леонид Якубович авыру сәбәпле фестивальдә катнашмады. Ялта шәһәре советы рәисе В.Косарев һәм Ялта шәһәре  администрациясе башлыгы А.Ростенколар исеменнән Рәхмәт хатлары алдык.

  Бөек рус классигы А.П.Чехов гомеренең соңгы елларын биредә уздырган, зур әсәрләрен Ялтада иҗат иткән. Фестивальнең исемендә классикның булуы шуңа күрә дә очраклы түгел. Бу елгы катнашкан 13 театрның өчесе А.П.Чехов әсәрләре белән чыгыш ясады. Театр коллективлары Төркиянең Истамбул, Непалның Катманду, Әрмәнстанның Ереван шәһәрләреннән, Россиянең Йошкар-Ола, Төмән, Санкт-Петербург, Ногинск, Севастополь, Тула, Мәскәү, Симферополь шәһәрләреннән килгәннәр. Белоруссия һәм Ираннан килгән коллективлар фестиваль кунаклары иде.

  Тагын шунысы кызыклы, фестиваль барган көннәрдә Ялтада Россия Президенты В.В.Путинның Италиянең элеккеге Премьер-министры С.Берлускони белән очрашуы узды. “Путинны өч метр ераклыктан күрдек”, - диде Р.Ш.Шәймәрданов.

  Фестиваль комиссиясе уздырган экскурсияләр, бигрәк тә теплоходка утырып “Ласточкино Гнездо”га бару истә калды. Табигатьнең матурлыгы, төрле төсләр палитрасы таң калдыра, билгели.

   Күңелнең  иң нечкә кылларын тибрәткән тагын бер чыгыш ясау Севастопольдә, якташ моряк егетләребез янында булды. Шулкадәр җылы, матур очрашу кичәсе беркемне дә битараф калдырмады. Егетләрнең командирына милли түбәтәебезне кидереп, Минзәләдән алып килгән чәк-чәкне тапшырдык. Якташларыбыз күзендә яшьләр ялтырады. “Иң якын туганнарыбызны күргәндәй булдык”, диделәр. Безнең Минзәлә егетләре дә, гомумән, Татарстанлыларның беркайда да сынатмауларына тагын бер кат инандык.

  Минзәлә театры берничә ел дәвамында 9 май-Җиңү көнендә Мамай Курганында урнашкан скульптураларны җанландыра. Шуңа күрә кайту юлында Волгоградка кереп, һәйкәлләрнең “оригинал”ларын күрмичә булдыра алмадык.

  Театр Ялтага Татарстан хөкүмәте бүләк иткән “Хундай” маркалы автобусы белән барды. Бертуктаусыз гастрольләрдән кайтып кермәгән артистларыбыз мондый озын юлны да шактый яхшы кичерде – авыручылар булмады.

  Кара диңгездә су коенып, дөнья күреп, үзебезне танытып кайтты Минзәлә театры. Алда – юбилей сезоны-80 нче иҗади сезон!

 

                                     Нурсибә Адиева,

                                     Минзәлә театрының әдәби бүлеге мөдире

 

 

 

 

--- | 22.09.2015
  • Премьералар
  • М.Шамхалов "Кайнана" музыкаль комедия 12+

    Режиссер – Дамир Самерханов,Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Ленар Гыйльметдинов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хореограф – Илдус Биктаһиров, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Җыр сүзләренең авторы – Фәрит Миргалимов Без еш кына гади хакыйкәтьне онытабыз: булганын сакламыйбыз, ә югалткач елыйбыз. Һәрвакыт гаиләләрдә бер-берсенә җайлашулар була, ике хатын-кыз да – әнисе дә, хатыны да бер үк ир-атны ярата. Спектакльдә конфликтның бер ягы - улы Аязга гомер бүләк иткән әнисе, ә икенче ягы - яшь килене Сәгыйдә. Җәннәт беренче көннәрдән үк киленен кабул итми. Шуңа күрә теләсә нинди сәбәп эзләп яшь киленгә бәйләнә. Өметсезләнеп, Сәгыйдә ире өеннән китә. Тик бәхеткә, дуслары, Илдар белән Зарифа хәйлә белән гаиләне коткарып кала. Өйгә, янәдән, татулык, шатлык кайта.

  • М.Карим "Кыз урлау" музыкаль комедия 12+

    Режиссер – Байрас Ибраһимов,ТРның һәм БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Д.Сираҗиев исемендәге премиясе лауреаты Рәссам – Рөстәм Баймөхәммәтов Костюмнар буенча рәссам – Алия Бәйрәмголыва Композитор – Илшат Яхин,БРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хореограф – Чулпан Әскәрова, БРның атказанган артисты Эх, яшь чаклар! Нинди гүзәл, рәхәт, гайрәтле вакытлар! Әҗмәгол агай кебек тагын бераз “батырлык”лар өстәп тә сөйләп җибәрсәң, яшь егет- җилкенчәкнең күңеленә “оеткы” салып та куйсаң! Бүген авылда Сабан туе! Әҗмәгол агайның хикәятләре белән канатланган гаярь егет Котлыәхмәт, үзе кебек кыю егетләр белән сөйләшеп авылның беренче чибәрен урлап алып кайтырга ниятли. Тик кәләш диеп урлап алып кайтканы.. юк, мондый борылышны һич көтмәгән иде Котлыәхмәт.

  • Э.Т.А.Гофман "Щелкунчик" балалар өчен әкият 6+

    Режиссёр – Евгения Богинская Хореограф – Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Ильшат Вильданов Без сезгә батырлык һәм гайрәтлелек, караңгыдан һәм тычканнардан курыкмаган балалар турында сөйләячәкбез. Төп героиня, Мәрьям, исем атасы (крёстный) Дросселмер сөйли торган могҗизалы әкият дөньясына эләгә. "Син генә Щелкунчикны саклап кала аласың – нык һәм тугрылыклы бул». Гофман әкиятенең тылсымлы дөньясы спектакльнең ике сюжет линиясендә тәкъдим ителгән. Төп сюжет линиясе булып Мәрьям һәм Щелкунчик тарихы тора. Өстәмә линия-Пирлипат принцессасы тарихы. Спектакль өчен үзенчәлекле сценарий язылды, ул пластик күренешләрдән һәм кыска диалоглардан гыйбарәт. Спектакльнең тукымасы тынлыктан, җырлардан, шакулардан, хәрәкәтләрдән, йөгерүдән, төрле сулыш алулардан, курку һәм аны җиңү моментларыннан эшләнгән.

  • Дуслар
  • Сораштыру