Яңалыклар

«Сәхнәдә уйлап уйнарга кирәк»

Шундый артистлар була, сәхнәдә бер тапкыр күрүгә, истә кала. Минзәлә Татар дәүләт драма театры артисты Ильяс Закиров шундыйлардан.
 
– Ильяс, башкалага гастрольләргә килгәч, талантыңны Казан тамашачысы да күреп соклана. Сәхнә юлыннан китәргә кем этәргеч бирде үзеңә?
 
– Мин Чистай районының Дүрт­өйле авылыннан. Яшь чагында әтием Гомәр артист булырга хыялланган. Халык театрында уйнап йөргән. Шуңа күрә мине дә артист итеп күрәсе килгәндер, мөгаен. Бу һөнәр минем күңелгә дә якын иде. Шуңа күрә 11 нче сыйныфтан соң мәдәният һәм сәнгать университетына юл тоттым. Анда Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева курсына эләгүемә бик шатландым. Мин Наилә апа белән Ильтани Иляловага рәхмәтлемен. Университеттан соң Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында бер ел эшләгәч, Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театрына китеп бардым.
 
– Яңа коллектив ничек каршы алды? Артист өчен беренче чиратта режиссерның рольләр белән шатландыруы мөһим.
 
– Коллективка килеп керү белән, үземә кырын караш сизмәдем. Режиссер Дамир Самерханов Әхәт Гаффарның «Бер картлыкта, бер яшьлектә» спектаклендә Исрафил ролен бирде. 2012 елда «Дебют» номинациясендә «Тантана» бүләген алдым. 
 
– Ильяс, Кинҗәбаев әсәре буенча куелган «Тилмереп дога көткәннәр» спектаклендә полиция булып уйнаганда, тамашачыда тискәре караш тудырасың бит әле.
 
– Миңа тискәре рольләр бик ошый, чөнки алар характерлы була.
 
– Республиканың берничә театрында Туфан Миңнуллинның «Мулла» спектакле куелды. Шул исәптән сездә дә. Анда син Әсфәндияр мулла ролен уйнадың. Үзеңә башка муллаларны күрергә туры килмәдеме? Ул образга керү кыен булдымы?
 
– Ул роль җиңел бирелмәде. Һәрбер театрда диярлек куелса да, аларын караганым булмады. Үзебезнең театрда да миңа хәтле ике кеше мулланы уйнаган. Шуларның берсе – Нур Хөсәенов, үзе мулла булып китте. Спектакльгә әзерләнгәндә, миңа Әлфирә Теряева бик булышты. Китап­лар да укыдым. Аннары «Сөннәтче бабай»да 80 яшьлек бабайны да уйнадым. Андый рольләрдә уйнау үзе бер мәктәп ул.
 
– Режиссер сайланып торырга ирек бирми алайса.
 
– Рольсез торганым юк. Миңа романтик образлар күб­рәк ошый. Теләсәң дә, теләмәсәң дә, сайланып торып булмый. Бары тик җиренә җиткереп эшләргә кирәк. Үзең тудырган образ ул үзеңнеке булырга тиеш.
 
– Һәр артистның хыялланган роле була...
 
– Мин Шекспирның «Король Лир»ында корольне уйныйсым килә.
 
– Режиссерыгыз Дамир Самерханов үзе дә яшь кеше. Аның белән килешеп эшлисезме?
 
– Әйе, ул безнең идеяләрне кабул итә, бер фикергә килеп эшлибез. 
 
– Сәхнәнең биек баскычына менү өчен артисттан зур тырышлык таләп ителә. Режиссер рольләр биргәндә генә артист үсә. Син үзеңне шул баскычның уртасында туктап калырмын, дип уйламыйсыңмы?
 
– Остазыбыз Наилә апа: «Син сәхнәдә биеклеккә күтәреләчәксең», – дигән иде. Әмма ул сүзләрне аклау өчен күп тырышырга кирәк әле. Һич кенә дә туктап каласы килми. Группада унсигез кеше укыган идек. Шулардан театрда эшләүче бер мин. 
 
– Тиздән яңа сезон ачыла. Бу елда тамашачы сине кайсы рольдә күрә алачак?
 
– Без узган сезон ахырында «Шомбай» әкиятен әзерләгән идек. Анда Шомбайны уйныйм.
 
– Яшь егеткә кызлар да гашыйк булмыйча тормыйдыр. Үзеңә яр итеп нинди кыз сайлар идең? 
 
– 27 яшь тулды. Шуңа күрә өйләнү турында уйларга бик вакыт. Өйләнер өчен төпле хатын кирәк. Шуңа да мин хәзер очрашып йөргән кызыма өйләнер идем. Без бергә эшлибез. Миннән биш яшькә яшьрәк булса да, ул миннән акыллырак.

 


Люция ХӘБИБУЛЛИНА

--- | 22.08.2015
  • Премьералар
  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Н.Гоголь «Ревизор» комедия 12+

    Режиссер – Зиннур Сөләйманов Рәссам – Альберт Нестеров, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе, “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Композитор – Ришат Сагитов, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Ут кую буенча рәссам – Илшат Сәяхов Өяз шәһәрендә ыгы –зыгы: Петербургтан ревизор килә,инкогнито! Җитмәсә, яшерен йомыш белән! Очраклы рәвештә , кунакханәдә атна буена түләмичә яшәгән җилбәзәк егет Иван Александрович Хлестаковны ревизор дип белеп,шәһәр чиновниклары аңа төрлечә ялагайланалар, ярарга тырышалар. Һәммәсеннән акчалата ришвәт җыеп, ялган ревизор ялган вәгъдәләр бирергә өлгерә. Азактан чын ревизор килгәнлеге турында хәбәр геройларны телсез күренештә катып калырга мәҗбүр итә.

  • К.Тинчурин “Сүнгән йолдызлар” (“Угасшие звезды”) музыкаль драма 12+

    Режиссер – Баатр Колаев , Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Композитор – Олег Чебодаев, Хакас Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Хореограф – Нурбәк Батуллин, РФнең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты 1914 ел. Вакыйгалар татар авылында бара. Сәрвәр белән Исмәгыйль – бер-берсен сөюче яшьләр. Исмәгыйль, шулай ук Сәрвәргә гашыйк мулла улы Надир-мәхдүмгә хезмәт итә.Белемле, игелекле кеше булса да, Надир-мәхдүм табигать тарафыннан рәнҗетелгән бөкре, ямьсез кыяфәтле.Сәрвәр Надир-мәхдүмнең яучысын кире бора. Авыл егетләрен, шул исәптән Исмәгыйльне дә, сугышка алырга дигән фәрман килә.Сәрвәр сөйгәнен сугыштан калдырырга дип бераз гарипләндерер өчен дару сатып алып аның колагына сала. Ул дарудан Исмәгыйль үлә, Сәрвәр акылыннан яза, соңрак үлә. Хәсрәтеннән, тормыш ямен югалтып, Надир-мәхдүм дә бакый дөньяга күчә.

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру