Яңалыклар

Чулпан Бәдретдинова: «31 яшемдә 90 яшьлек әбине уйнадым»

Минзәлә Татар дәүләт драма театры артистларын без – Казан тамашачысы, гастрольләргә килеп киткәндә яисә фестивальләрдә генә күрәбез. Бүген әлеге театрның талантлы актрисасы Чулпан Бәдретдинова белән сөйләшәбез.

– Чулпан, сәнгать өлкәсенә ничек киләсе иттең? Минзәлә театрына нинди җилләр ташлады үзеңне?

– Мин тумышым белән Тукай районының Иске Байлар авылыннан. Бала чагымда ук капка төбендә сәхнә кебек урын ясап, шунда җырлап, шигырьләр сөйләп йөри идек. Башка һөнәр турында уйлап та карамадым. Мәктәптән соң Алабуга мәдәни-агарту училищесында укыдым. Соңгы курста Минзәлә театры директоры Роберт Шәймәрданов дүрт кешене үзләренә чакырды. Инде театрга килүемә дә ун ел вакыт узып китте. Үз эшемне бик яратып эшлим. Авыр чакларда да бөтен нәрсәне оныттыра ул театр. Укытучыбыз Рамазан Гардисламов безгә: «Театрга барсагыз, уйлап барыгыз. Ул «сазлык»ка бер керсәгез, чыга алмыйсыз», – ди торган иде.

– Ул «сазлыкка» керү өчен рольләр булу да ки¬рәк бит әле.

– Мине килүгә үк роль¬ләр белән сөендерделәр. Беренчесе Убыр¬лы карчык булды. Аннары «Мөһаҗирләр»дә – Саҗидә, «Өзелгән йөзем»дә – Гөлйөзем, «Тилмереп дога көткәннәр»дә исерек хатын кебек характерлы рольләр бирделәр.

– Чулпан, син исерек булып шундый оста уйныйсың. Бу ролеңнән соң нәфрәт белдергән тамашачы булмадымы?

– Мин аны бик яратып уйныйм. Ул хатын эчкече булса да, күңеле яхшы. Авырлыкларга бирешеп, эчүгә сабыша ул. Шуңадыр¬мы тамашачы да миңа нәфрәт белдерми. Мин монолог сөйләгәндә, «И җаныкаем, мес¬кен», – дип жәлләп утыручылар да бар. Гыйбрәт алырлык образ бит. Кызганыч, тормышта да андый хатын-кызлар бар шул әле.

– «Җиденче кияү» спектаклендә син җиденче тапкыр кияүгә чыгасың. Анысын ничек кабул иттеләр?

– Бервакыт спектакль барышында залда утыручы бер әби ямьсез сүз¬ләр белән кычкырып җибәрде. Мин шунда сәхнәдә бик оялган, хурланган идем. Хәзер булса, алай борчылмаган булыр идем, чөнки шулай ышандырыр¬лык итеп уйнауга сөенергә генә кирәк.

– Син әле яшь булсаң да, әбиләр ролен дә уйнарга өлгергәнсең...

– Әйе, 31 яшемдә 90 яшьлек әбине бирделәр. Рольгә авыр керсәм дә, анысын да бик яраттым. Чөнки һәр рольне җаным-тәнемне биреп уйнарга тырышам.

– Кайсы драматург әсәрләре күңелеңә бигрәк тә якын?
– Миңа Данил Салиховның «Өзелгән йөзем» әсәренең теле, язу стиле ошады. Ул төпле итеп язылган. Аннары, үзем уйнаганым булмаса да, Туфан абыйның пьесалары буенча куелган спектакльләр ошый.
– Әле сезонны ябар алдыннан гына яңа әсәргә репетицияләрне тәмамлагансыз. Яңа ролеңне ничек кабул иттең?
– Достоевскийның «Дя¬дюшкин сон» әсәре буенча спектакльне Ринат Әюпов сәхнәләштерә. Анда миңа Карпухина ролен бирде. Ул гайбәтче хатын роле, үземә бик ошый. Минем әле рус классикасында уйнаганым юк иде.
– Сәхнә тормышыннан истә калган мизгелләрең...
– Берсендә Әгерҗе районында гастрольләрдә йөрибез. «Җиденче кияү»не уйнаганда, кайсыдыр авылда бер абзый миңа сирень чәчәкләре менгерде. Мин, уйнаган җирдән бүленеп, аларны ала алмадым. Икенче көнне без шул абыйның үлеп киткәнен ишеттек. Миңа бигрәк тә авыр булды. Җитмәсә, бер хезмәттәшебез: «Менә синең аркада үлеп киткән», – дип шаяртып әйтеп тә куйды.
– Чулпан, ирең белән дә театр кавыштырган икән үзегезне.
– Ринат театрдан китте инде. Булат исемле 6 яшьлек улыбызны үстерәбез. Улыбызның да артистлык сәләтләре бар.

– Җәйге ялыңны ничек үткәрергә җыенасың?

– Быел бик озак ял итеп булмас, ахры. Чөнки Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укыр¬га керергә җыенам. Аннары гаилә белән авылга кайтырга исәпләп торабыз.
Люция Хәбибуллина «Шәһри Казан»

--- | 22.08.2015
  • Премьералар
  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Н.Гоголь «Ревизор» комедия 12+

    Режиссер – Зиннур Сөләйманов Рәссам – Альберт Нестеров, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе, “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Композитор – Ришат Сагитов, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Ут кую буенча рәссам – Илшат Сәяхов Өяз шәһәрендә ыгы –зыгы: Петербургтан ревизор килә,инкогнито! Җитмәсә, яшерен йомыш белән! Очраклы рәвештә , кунакханәдә атна буена түләмичә яшәгән җилбәзәк егет Иван Александрович Хлестаковны ревизор дип белеп,шәһәр чиновниклары аңа төрлечә ялагайланалар, ярарга тырышалар. Һәммәсеннән акчалата ришвәт җыеп, ялган ревизор ялган вәгъдәләр бирергә өлгерә. Азактан чын ревизор килгәнлеге турында хәбәр геройларны телсез күренештә катып калырга мәҗбүр итә.

  • К.Тинчурин “Сүнгән йолдызлар” (“Угасшие звезды”) музыкаль драма 12+

    Режиссер – Баатр Колаев , Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Композитор – Олег Чебодаев, Хакас Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Хореограф – Нурбәк Батуллин, РФнең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты 1914 ел. Вакыйгалар татар авылында бара. Сәрвәр белән Исмәгыйль – бер-берсен сөюче яшьләр. Исмәгыйль, шулай ук Сәрвәргә гашыйк мулла улы Надир-мәхдүмгә хезмәт итә.Белемле, игелекле кеше булса да, Надир-мәхдүм табигать тарафыннан рәнҗетелгән бөкре, ямьсез кыяфәтле.Сәрвәр Надир-мәхдүмнең яучысын кире бора. Авыл егетләрен, шул исәптән Исмәгыйльне дә, сугышка алырга дигән фәрман килә.Сәрвәр сөйгәнен сугыштан калдырырга дип бераз гарипләндерер өчен дару сатып алып аның колагына сала. Ул дарудан Исмәгыйль үлә, Сәрвәр акылыннан яза, соңрак үлә. Хәсрәтеннән, тормыш ямен югалтып, Надир-мәхдүм дә бакый дөньяга күчә.

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру