Яңалыклар

Күңелләрне тетрәндерерлек

Шәһәребездә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры артистлары булып китте. Алар Чаллы тамашачысына Р.Кинҗәбаев әсәре буенча куелган “Тилмереп дога көткәннәр” спектаклен күрсәтте. Бу театр коллективының Бөек Җиңүнең 70 еллыгына менә дигән бүләге.

Әлеге тетрәндерерлек һәм гыйбрәтле спектакльне режиссер Дамир Сәмерханов сәхнәгә куйган. Әсәрнең эчтәлегенә туры килерлек көйләрне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин язган. Рәссам Ленар Гыйльметдиновның сәхнә бизәлеше дә эчтәлеккә аваздаш.

Драма сугыш кырында аягын өздергән 18 яшьлек Ильясның язмышы турында. Ул фронттан өенә кайта, тик аны әнисе көтмәгән, чөнки ул ярты ел элек улының үлгән хәбәрен алган булган. Сөйгән кызы Нурия дә аяксыз Ильястан кача. Озак та үтми, егетнең әнисе вафат була. Авылга эчкече дип даны таралган Һәдия исемле кыз Ильяска мәҗбүри диярлек кияүгә чыга. Яхшы гына яшәп китеп бәби көткәндә, Мәхмүт Һәдияне авыр эшкә җибәрә, нәтиҗәдә, аның көмәне төшә... Ильясны халык дошманы дип төрмәгә ябалар. Иреккә чыккач та аны көтеп торучы юк – Һәдия эчеп күптән вафат булган. Сугыш ветераннарына хөрмәт, ихтирам белән карау түгел, яшьләрдән, киресенчә, гаепләү сүзләре генә ишетә Ильяс. “Сезнең җиңү кирәк түгел иде”, – диләр аңа. Спектакльдә катнашкан барлык артистлар да үз рольләрен бик оста  башкардылар. Ильяс ролен уйнаган Ленар Минемуллинның моңлы итеп җырлавы залдагылар күңеленә хуш килде. Хафиз Хамматуллин, Илсинә Миннемуллина чыгышлары да Чаллы тамашачысын әсир итте. Минзәлә театры артистлары үзләрен җылы итеп караган, аягүрә алкышлап сәхнәдән озаткан шәһәребез тамашачыларына рәхмәт әйтте.

Зөлфия ФОАТОВА

"ШӘҺРИ ЧАЛЛЫ" ГАЗЕТАСЫ

ЯР ЧАЛЛЫ ШӘҺӘРЕ.

 

--- | 20.03.2015
  • Премьералар
  • М.Шамхалов "Кайнана" музыкаль комедия 12+

    Режиссер – Дамир Самерханов,Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Ленар Гыйльметдинов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хореограф – Илдус Биктаһиров, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Җыр сүзләренең авторы – Фәрит Миргалимов Без еш кына гади хакыйкәтьне онытабыз: булганын сакламыйбыз, ә югалткач елыйбыз. Һәрвакыт гаиләләрдә бер-берсенә җайлашулар була, ике хатын-кыз да – әнисе дә, хатыны да бер үк ир-атны ярата. Спектакльдә конфликтның бер ягы - улы Аязга гомер бүләк иткән әнисе, ә икенче ягы - яшь килене Сәгыйдә. Җәннәт беренче көннәрдән үк киленен кабул итми. Шуңа күрә теләсә нинди сәбәп эзләп яшь киленгә бәйләнә. Өметсезләнеп, Сәгыйдә ире өеннән китә. Тик бәхеткә, дуслары, Илдар белән Зарифа хәйлә белән гаиләне коткарып кала. Өйгә, янәдән, татулык, шатлык кайта.

  • М.Карим "Кыз урлау" музыкаль комедия 12+

    Режиссер – Байрас Ибраһимов,ТРның һәм БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Д.Сираҗиев исемендәге премиясе лауреаты Рәссам – Рөстәм Баймөхәммәтов Костюмнар буенча рәссам – Алия Бәйрәмголыва Композитор – Илшат Яхин,БРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хореограф – Чулпан Әскәрова, БРның атказанган артисты Эх, яшь чаклар! Нинди гүзәл, рәхәт, гайрәтле вакытлар! Әҗмәгол агай кебек тагын бераз “батырлык”лар өстәп тә сөйләп җибәрсәң, яшь егет- җилкенчәкнең күңеленә “оеткы” салып та куйсаң! Бүген авылда Сабан туе! Әҗмәгол агайның хикәятләре белән канатланган гаярь егет Котлыәхмәт, үзе кебек кыю егетләр белән сөйләшеп авылның беренче чибәрен урлап алып кайтырга ниятли. Тик кәләш диеп урлап алып кайтканы.. юк, мондый борылышны һич көтмәгән иде Котлыәхмәт.

  • Э.Т.А.Гофман "Щелкунчик" балалар өчен әкият 6+

    Режиссёр – Евгения Богинская Хореограф – Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Ильшат Вильданов Без сезгә батырлык һәм гайрәтлелек, караңгыдан һәм тычканнардан курыкмаган балалар турында сөйләячәкбез. Төп героиня, Мәрьям, исем атасы (крёстный) Дросселмер сөйли торган могҗизалы әкият дөньясына эләгә. "Син генә Щелкунчикны саклап кала аласың – нык һәм тугрылыклы бул». Гофман әкиятенең тылсымлы дөньясы спектакльнең ике сюжет линиясендә тәкъдим ителгән. Төп сюжет линиясе булып Мәрьям һәм Щелкунчик тарихы тора. Өстәмә линия-Пирлипат принцессасы тарихы. Спектакль өчен үзенчәлекле сценарий язылды, ул пластик күренешләрдән һәм кыска диалоглардан гыйбарәт. Спектакльнең тукымасы тынлыктан, җырлардан, шакулардан, хәрәкәтләрдән, йөгерүдән, төрле сулыш алулардан, курку һәм аны җиңү моментларыннан эшләнгән.

  • Дуслар
  • Сораштыру