Яңалыклар

“Һөнәр” дән кайттык.

19-20 декабрь көннәрендә  Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы Казанда узган VI Бөенроссия яшь татар режиссурасы фестивалендә Р.Кинҗәбаевның “Тилмереп дога көткәннәр” драмасы белән (режиссеры Д.Сәмерханов) чыгыш ясап кайтты.

     “Һөнәр” фестивале 2009 елда Фәрит Бикчәнтаев укыткан режиссерлар курсының (алар арасында Дамир Сәмерханов та бар иде) диплом эшләре смотры буларак оештырылды. Шул ук елны Д.Сәмерханов Минзәлә театрына баш режиссер булып эшкә кайтты. “Һөнәр” яшь татар режиссурасы фестивале Татарстан һәм күрше төбәкләрдәге театрларга яңарыш алып килде, чөнки режиссерларга кытлык инде шактый сизелә иде. Фестиваль яшь режиссерларның спектаклен күрсәтү һәм алар хакында фикер алышу белән генә чикләнми, анда төрле иҗади лабораторияләр оештырыла. Быел танылган театр эшлеклесе Олег Лоевский җитәкчелегендә режиссура-драматургия лабораториясе үтте.

      Р.Кинҗәбаевның “Тилмереп дога көткәннәр” драмасын театрыбыз Г.Камал театры сәхнәсендә күрсәтте, Мәскәү һәм С.-Петербург, Казан тәнкыйтьчеләре, театр белгечләре, тамашачылар аңа югары бәя бирде. Спектакльнең уңышлы якларын, кимчелекләрен билгеләп үттеләр.

Нурсибә Адиева,

театрның әдәби бүлеге мөдире.

 

--- | 24.12.2014
  • Премьералар
  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Н.Гоголь «Ревизор» комедия 12+

    Режиссер – Зиннур Сөләйманов Рәссам – Альберт Нестеров, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе, “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Композитор – Ришат Сагитов, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Ут кую буенча рәссам – Илшат Сәяхов Өяз шәһәрендә ыгы –зыгы: Петербургтан ревизор килә,инкогнито! Җитмәсә, яшерен йомыш белән! Очраклы рәвештә , кунакханәдә атна буена түләмичә яшәгән җилбәзәк егет Иван Александрович Хлестаковны ревизор дип белеп,шәһәр чиновниклары аңа төрлечә ялагайланалар, ярарга тырышалар. Һәммәсеннән акчалата ришвәт җыеп, ялган ревизор ялган вәгъдәләр бирергә өлгерә. Азактан чын ревизор килгәнлеге турында хәбәр геройларны телсез күренештә катып калырга мәҗбүр итә.

  • К.Тинчурин “Сүнгән йолдызлар” (“Угасшие звезды”) музыкаль драма 12+

    Режиссер – Баатр Колаев , Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Композитор – Олег Чебодаев, Хакас Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Хореограф – Нурбәк Батуллин, РФнең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты 1914 ел. Вакыйгалар татар авылында бара. Сәрвәр белән Исмәгыйль – бер-берсен сөюче яшьләр. Исмәгыйль, шулай ук Сәрвәргә гашыйк мулла улы Надир-мәхдүмгә хезмәт итә.Белемле, игелекле кеше булса да, Надир-мәхдүм табигать тарафыннан рәнҗетелгән бөкре, ямьсез кыяфәтле.Сәрвәр Надир-мәхдүмнең яучысын кире бора. Авыл егетләрен, шул исәптән Исмәгыйльне дә, сугышка алырга дигән фәрман килә.Сәрвәр сөйгәнен сугыштан калдырырга дип бераз гарипләндерер өчен дару сатып алып аның колагына сала. Ул дарудан Исмәгыйль үлә, Сәрвәр акылыннан яза, соңрак үлә. Хәсрәтеннән, тормыш ямен югалтып, Надир-мәхдүм дә бакый дөньяга күчә.

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру