Яңалыклар

"Нәүрүз" халыкара фестивалендә кунакта (фоторепортаж)

30 май – 3 июнь көннәрендә башкалабыз Казанда унынчы “Нәүрүз” халыкара фестивале булып узды. Театр коллективлары фестивальга Россиянең 9 төбәгеннән һәм 8 чит илдән килгән. Якутия, Төркия, Әзербайҗан, Молдовия, Дагестан, Казахстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, үзебезнең Рәсәйдән һәм Татарстан театрлары белән берлектә Минзәлә театры кунак буларак чыгыш ясады. Әле күптән түгел генә Минзәләлеләргә премьерасы күрсәтелгән Л.Воронның “Акча! Акча? Акча...” комедиясе фестиваль кунакларына һәм тәнкыйтьчеләргә тәкъдим ителде.

“Акча! Акча? Акча...” спектаклен Казанда күрсәтү имтихан тоту кебек булды. Тамашачыларга яңа төрле, кызык эчтәлекле, эротик характердагы спектакль карау көтелмәгән булды. Театр тәнкыйтьчеләре сәнгать фәннәре  кандидаты,  “Золотой конек” халыкара фестивале арт-директоры Михкова Ирина, Санкт-Петербургның “Петербужский театральный журнал” ның баш мөхәррире Стоева Надежда, Г.Ибраһимов ис. тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре Сабирова Алина спектакльгә, артистларга карата үз фикерләрен, киңәшләрен әйттеләр.

Театр тәнкыйтьчеләре белән истәлеккә фотога

Әлбәттә тәнкыйтьче булгач тәнкыйть сүзләре булды. Безнең театрга ТР Министрлыгы тарафыннан Г.Исхакый әсәрләрен  киң пропагандалаган өчен Гаяз Исхакый премиясе тапшырылды. Фестивальның ябылу тантанасы 3 июньдә Казанның Мирный бистәсендәге ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының уку-өйрәнү үзәге мәйданда оештырылган иде. Тантанада ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстанда шундый мәртәбәле фестиваль уздырылуы безнең өчен зур бәхет, чөнки мондый очрашуларга бик сусаганбыз, Татарстаныбызда, төрки халыкларның бер кисәге буларак, үзебездә якын кардәшләребезне кабул итә алуыбызга бик шатбыз, диде. Мәйдан уртасындагы махсус корылган сәхнәдә төрле театрлар вәкилләре, Татарстан артистлары җырлый, бии, спектакльләрдән өзекләр күрсәтә. Мәйданның бер ягында кашыкка йомырка куеп узыша, көянтә-чиләк белән су күтәреп чабыша, аркан тартыша, кул көрәштерә…  Безнең театр коллективы уеннарда бик актив катнашты. Татарча көрәштә 80 кг. кадәр Илназ Хисматуллин, армреслингта Муллина Рәзилә, капчык сугышында Р.Биктаһиров, сулы чиләк белән йөгерүдә Р.Муллина 1 урынга ия булдылар. 

Әсәрнең тәрҗемәчесе Р.Зәйдулла белән

Л.Гәрәева | 07.06.2011
  • Премьералар
  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Н.Гоголь «Ревизор» комедия 12+

    Режиссер – Зиннур Сөләйманов Рәссам – Альберт Нестеров, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе, “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Композитор – Ришат Сагитов, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Ут кую буенча рәссам – Илшат Сәяхов Өяз шәһәрендә ыгы –зыгы: Петербургтан ревизор килә,инкогнито! Җитмәсә, яшерен йомыш белән! Очраклы рәвештә , кунакханәдә атна буена түләмичә яшәгән җилбәзәк егет Иван Александрович Хлестаковны ревизор дип белеп,шәһәр чиновниклары аңа төрлечә ялагайланалар, ярарга тырышалар. Һәммәсеннән акчалата ришвәт җыеп, ялган ревизор ялган вәгъдәләр бирергә өлгерә. Азактан чын ревизор килгәнлеге турында хәбәр геройларны телсез күренештә катып калырга мәҗбүр итә.

  • К.Тинчурин “Сүнгән йолдызлар” (“Угасшие звезды”) музыкаль драма 12+

    Режиссер – Баатр Колаев , Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Композитор – Олег Чебодаев, Хакас Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Хореограф – Нурбәк Батуллин, РФнең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты 1914 ел. Вакыйгалар татар авылында бара. Сәрвәр белән Исмәгыйль – бер-берсен сөюче яшьләр. Исмәгыйль, шулай ук Сәрвәргә гашыйк мулла улы Надир-мәхдүмгә хезмәт итә.Белемле, игелекле кеше булса да, Надир-мәхдүм табигать тарафыннан рәнҗетелгән бөкре, ямьсез кыяфәтле.Сәрвәр Надир-мәхдүмнең яучысын кире бора. Авыл егетләрен, шул исәптән Исмәгыйльне дә, сугышка алырга дигән фәрман килә.Сәрвәр сөйгәнен сугыштан калдырырга дип бераз гарипләндерер өчен дару сатып алып аның колагына сала. Ул дарудан Исмәгыйль үлә, Сәрвәр акылыннан яза, соңрак үлә. Хәсрәтеннән, тормыш ямен югалтып, Надир-мәхдүм дә бакый дөньяга күчә.

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру