Яңалыклар

Традицион ярышларлар узды.

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры традиция буенча театрны оештыручы, аның беренче директоры һәм режиссеры, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сабир Гаделҗан улы Өметбаев исемендәге күчмә Кубокка ирләр һәм хатын-кызлар арасында шәхси беренчелеккә шахмат-шашка турниры үткәрде.

  Башка еллардан аермалы буларак, башлангыч һәм зур класс укучылары, студентлар, өлкән яшьтәгедәр арасында җиңүчеләр аерым билгеләнде. Ярышларның баш судьясы Әнвәр Камалов, аның ярдәмчесе Назимә Галләмова булды. Назимә Наиловна өченче мәктәптән 30 дан артык укучысын алып килгән, аларның 7 се призлы урыннар яулады. Өченче мәктәп елдан ел шахмат-шашка ярышларында иң актив катнашып килүче уку йорты булып килә. Монда, һичшиксез, талантлы педагог Назимә Наиловна Галләмованың хезмәте зур. Шәһәрнең №2 нче мәктәбеннән, гимназиядән, коррекцион мәктәптән дә укучылар килде. Тат.Мөшеге, Яңа Мәлкән авыллары мәктәпләре дә ярышларда катнашты. Һәм шулай ук куанычлы хәл-авыл хуҗалыгы техникумыннан Рәмзил Бәдриев 15 студенты белән уеннарга килеп, алардан Шәрипов Роберт – 1 урын, Червоны Роллан-2 урын, Назаров Станислав-3 урыннарны шахмат ярышларында студентлар категориясендә бүлеште.

  Башлангыч класс малайлары арасында шахмат буенча 1 урында-Якушев Тимур №2 мәктәп, 2 урын-Кукаркин Кирилл №2 мәктәп, 3 урын-Җиһаншин Адель №3 мәктәптән.

  Зур класс егетләре арасында 1 урында-Мирзаянов Роберт-гимназия,  2 урында-Вахитов Рәис-№3 мәктәп, 3 урында-Гилманов Ильяс-№2 мәктәп.

  Ир-егетләр арасында шахмат буенча Минзәләдә танылган шәхесләр Мукминов Мөхәммәт абый 1 урында һәм С.Өметбаев исемендәге күчмә Кубок иясе булды, 2 урында-Әхмәтов Рәис абый, 3 урында-Камалов Әнвәр.

  Мәктәп яшендәге кызларыбыз да шахмат уенын яратуларын исбатлады. 1 урында-Гатиятова Лилиана-№2 мәктәп , 2 урында-Камалова Резеда Тат.Мөшеге мәктәбеннән, 3 урында-Лакиман Виолетта - №3 мәктәптән.

  Хатын–кызлар арасында театр артисткасы Илсинә Миннемуллина  1 урынны һәм С.Өметбаев исемендәге күчмә Кубокны алды. 2 урында шулай ук театр артисткасы Гүзәл Хамматуллина, 3 урында- Назимә Галләмова.

  Шашка ярышында уйнаучылар саны да шактый булды. Малайларыбыз арасында 1 урында Курчаев Даниил-№3 мәктәп, 2 урында-Сафин Салават №3 мәктәп, 3 урында Юзманов Тимур №3 мәктәп. Кызлардан шашка буенча 1 урында Строкина Есения №3 мәктәп, 2 урында Камалова Резеда-Тат.Мөшеге мәктәбе, 3 урында Павлова Анастасия №3 мәктәп.

  Ирләр арасында 1 урында Камалов Әнвәр, шулай ук күчмә Кубок иясе, 2 урында-Шәрипов Фирдәвес, 3 урында-ТРның халык артисты, С.Өметбаев ис.премия лауреаты Хафиз Хамматуллин.

  Хатын – кызлар арасында 1 урында Мухаметова Гөлназ калды, аңа С.Өметбаев ис.күчмә Кубок тапшырылды.

  Аерым зур рәхмәтебезне ярышларның баш судьясы Әнвәр Мөнәвирович Камаловка әйтәбез. Һәр елны ул бер дә авырсынмыйча, теләп театрга ярдәмгә килә, олысы да, кечесе белән дә уртак тел табып, шахмат-шашка ярышларын кызыклы итеп үткәрә. Кызы Резедага да уен серләрен яхшы өйрәткән, ике төрдә дә икенче урыннарны алды, әтисенә лаеклы алмаш булып үсеп килә, күз тимәсен.

 “Юбилейный” спорт комплексы җитәкчелеге М.Б.Ивановка, Э.Х.Зәйнетдиновага, И.Хөсәиновка, №3 мәктәп директоры Т.Ф.Әхмәтшинга, авыл хуҗалыгы техникумы директоры Э.Ш.Фәттаховага, Балалар иҗат йорты җитәкчелегенә-О.В.Ильинага, Р.Р.Хафизовларга спорт инвентарьлары, өстәлләре, төпле киңәшләре белән ярдәм иткәннәре өчен бик зур рәхмәт. Һәммәгезгә дә эшегездә уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез.

  Шахмат-шашка сөючеләр белән киләсе елда да очрашуны көтеп калыйк. Яңа исемнәр билгеле булсын, яңа җиңүләр яуларга насыйп итсен!

 

Нурсибә Адиева,

театрның әдәби бүлеге мөдире.

--- | 29.10.2014
  • Премьералар
  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Н.Гоголь «Ревизор» комедия 12+

    Режиссер – Зиннур Сөләйманов Рәссам – Альберт Нестеров, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе, “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Композитор – Ришат Сагитов, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Ут кую буенча рәссам – Илшат Сәяхов Өяз шәһәрендә ыгы –зыгы: Петербургтан ревизор килә,инкогнито! Җитмәсә, яшерен йомыш белән! Очраклы рәвештә , кунакханәдә атна буена түләмичә яшәгән җилбәзәк егет Иван Александрович Хлестаковны ревизор дип белеп,шәһәр чиновниклары аңа төрлечә ялагайланалар, ярарга тырышалар. Һәммәсеннән акчалата ришвәт җыеп, ялган ревизор ялган вәгъдәләр бирергә өлгерә. Азактан чын ревизор килгәнлеге турында хәбәр геройларны телсез күренештә катып калырга мәҗбүр итә.

  • К.Тинчурин “Сүнгән йолдызлар” (“Угасшие звезды”) музыкаль драма 12+

    Режиссер – Баатр Колаев , Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Композитор – Олег Чебодаев, Хакас Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Хореограф – Нурбәк Батуллин, РФнең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты 1914 ел. Вакыйгалар татар авылында бара. Сәрвәр белән Исмәгыйль – бер-берсен сөюче яшьләр. Исмәгыйль, шулай ук Сәрвәргә гашыйк мулла улы Надир-мәхдүмгә хезмәт итә.Белемле, игелекле кеше булса да, Надир-мәхдүм табигать тарафыннан рәнҗетелгән бөкре, ямьсез кыяфәтле.Сәрвәр Надир-мәхдүмнең яучысын кире бора. Авыл егетләрен, шул исәптән Исмәгыйльне дә, сугышка алырга дигән фәрман килә.Сәрвәр сөйгәнен сугыштан калдырырга дип бераз гарипләндерер өчен дару сатып алып аның колагына сала. Ул дарудан Исмәгыйль үлә, Сәрвәр акылыннан яза, соңрак үлә. Хәсрәтеннән, тормыш ямен югалтып, Надир-мәхдүм дә бакый дөньяга күчә.

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру