Яңалыклар

Камал театрын алдык.

   Аркан тартышу буенча егетләребез Казанның Г.Камал исемендәге Академия театры командасыннан эре-эре көрәшчеләрдән торган составын сыдырып кына алгач, директорыбыз Р.Ш.Шәймәрданов йөгереп  тә килде: “Всё! Җиңсәләр Г.Камал театрын алганнары өчен аерым премия бирәм!” – диде. Нәтиҗәдә, Х.Хамматуллин, Ф.Гафаров, И.Кәримов, Р.Бәдретдинов һәм И.Мингазовлар Камал театрын призлы урынсыз калдырып, III урынны алсалар да, бик кәнагать булдылар. Ә аркан тартышу буенча хатын-кызларыбыз исә I урынны яулап бүләккә һәрберсенә музыкаль синтезаторлар алды.

    Сүзем быел Яр Чаллы шәһәрендә Россиядә һәм Татарстанда мәдәният елы уңаеннан уздырылган VIII Республика театрлары Сабантуе хакында бара. Кунак булып Республиканың Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин, Татарстанның мәдәният министры А.М.Сибагатуллин, Яр Чаллы шәһәре администрациясе вәкилләре килү бәйрәмнең саллы булуын исбатлый. Республика районнары башлыклары аерым бүләкләр белән вәкилләр җибәргәннәр. Минзәлә муниципаль районы башлыгы А.Ф.Сәлахов исеменнән милли көрәштә катнашучыларга махсус приз – микродулкынлы мичне – социаль мәсьәләләр буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Н.Җ.Гильфанов алып килгән иде. Бу бүләккә көрәштә 90 кг кадәр авырлыкта III урын алган Минзәлә театры артисты Илназ Хисмәтуллин лаек булды. Район башлыгы А.Ф.Сәлаховка, Н.Җ.Гильфановка театр коллективы исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

    Башка уеннарда да театрыбыз сынатмады. Таяк тартышу буенча Рая Егорова I урынны, армреслингта Ленар Миннемуллин III урын, капчык сугышында, туры колгага менүдә Риф Ризатдинов I урын, калакка йомырка салып йөгерүдә Элмира Әхмәтханова II урын, гер күтәрүдә Роберт Хамматуллин  II урын алды. Гөлсинә Хисмәтуллина барысын да шаккаттырып чүлмәкне ватты.

  Сабантуе Минзәлә җирлегенә шактый якын урында уздырылганга микән, быел өстәлләребез дә искиткеч мул иде. ООО “Калинино” җитәкчесе Р.Х.Биктимеров биргән тәмле иттән пылау пешердек, А.Д.Леванов ярышта катнашучылар сусавын бассын дип берничә ящик минераль су бирде, шәхси эшмәкәр, якташыбыз Мәхәсим абый Вәлиев табынга каклаган казлар, пешкән һәм кыздырылган балыклар, пироглар, пешкән һәм кыздырылган балыклар, төрле ширбәтләрне күчтәнәч итеп алып килде. Минзәлә театры исеменнән бик зур рәхмәт сезгә!

   Шушындый күтәренке нотада 78 театраль сезонын ябып Минзәлә театры җәйге ялларга китә. Яңа сезонга яңа көчләр белән аяк басарбыз, дигән уйда калабыз.

 

                                     Нурсибә Адиева,

                                     Минзәлә театрының әдәби бүлеге мөдире

--- | 01.07.2014
  • Премьералар
  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Н.Гоголь «Ревизор» комедия 12+

    Режиссер – Зиннур Сөләйманов Рәссам – Альберт Нестеров, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе, “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Композитор – Ришат Сагитов, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Ут кую буенча рәссам – Илшат Сәяхов Өяз шәһәрендә ыгы –зыгы: Петербургтан ревизор килә,инкогнито! Җитмәсә, яшерен йомыш белән! Очраклы рәвештә , кунакханәдә атна буена түләмичә яшәгән җилбәзәк егет Иван Александрович Хлестаковны ревизор дип белеп,шәһәр чиновниклары аңа төрлечә ялагайланалар, ярарга тырышалар. Һәммәсеннән акчалата ришвәт җыеп, ялган ревизор ялган вәгъдәләр бирергә өлгерә. Азактан чын ревизор килгәнлеге турында хәбәр геройларны телсез күренештә катып калырга мәҗбүр итә.

  • К.Тинчурин “Сүнгән йолдызлар” (“Угасшие звезды”) музыкаль драма 12+

    Режиссер – Баатр Колаев , Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Композитор – Олег Чебодаев, Хакас Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Хореограф – Нурбәк Батуллин, РФнең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты 1914 ел. Вакыйгалар татар авылында бара. Сәрвәр белән Исмәгыйль – бер-берсен сөюче яшьләр. Исмәгыйль, шулай ук Сәрвәргә гашыйк мулла улы Надир-мәхдүмгә хезмәт итә.Белемле, игелекле кеше булса да, Надир-мәхдүм табигать тарафыннан рәнҗетелгән бөкре, ямьсез кыяфәтле.Сәрвәр Надир-мәхдүмнең яучысын кире бора. Авыл егетләрен, шул исәптән Исмәгыйльне дә, сугышка алырга дигән фәрман килә.Сәрвәр сөйгәнен сугыштан калдырырга дип бераз гарипләндерер өчен дару сатып алып аның колагына сала. Ул дарудан Исмәгыйль үлә, Сәрвәр акылыннан яза, соңрак үлә. Хәсрәтеннән, тормыш ямен югалтып, Надир-мәхдүм дә бакый дөньяга күчә.

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру