Коллектив

Муллина Рәзилә Мирхәт кызы

  Мактаулы исеме: Татарстанның халык артисты, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты, Сабир Өметбаев исемендәге премия лауреаты.
  Туган көне: 7 сентябрь 1956 ел
  Туган урыны: Минзәлә районы Татар Мөшеге авылы
  Театрга 1979 елда килә
  Рольләре:

«Сәер кеше»    Х.Вахит -   Кәүсәрия
«Язмышлар хәл ителгәндә»    Р.Хамид  -  Ирада
«Син – минеке, мин – синеке»    А.Гыйләҗев  -  Гөлҗамал
«Бер картлыкта, бер яшьлектә»    А.Гаффар  -  Хөснурия
«Соңгы төн»    И.Юзеев  -  Таң кызы
«Яратуың чынмы»    Р.Кәрами  -  Сәрина
«Упкын читендә»    А.Дударев  -  Алинә
«Исемсез утрауда»    М.Галиев  -  Зәния
«Зәңгәр шәл»    К.Тинчурин  -  Мәйсәрә
«Сүнмәс учагым»    В.Крымко  -  Марина
«Сөйгәнемнең туган көне»    И.Юзеев  -  Тәнзилә
«Гайсаттар бабайнын кырымга сәяхәте»    С.Шәкүр  -  Рито
«Өйлэну»    Н.Гоголь   - Афагия Тихоновна
«Юлларыңа ак җәймә»    Н.Әсәнбаев  -  Алия
«Париж егете Әлфәнис»     Л.Вәлиев  -  Рәвия
«Ярым ятларга кала»    Р.Батулла  -  Сынарсылу
«Һәркемгә  бер кояш»    Ф.Бәйрәмова  -  Энҗе
«Өч аршын җир»    А.Гыйләҗев  -  Шәмсегаян
«Сөрелгән фәрештәләр»    А.Галин  -  Лоран
"Күрәселәрегез булса"    Т.Закиров  -  Оркыя
«Моңнар төште башыма»    М.Маликова  -  Кәләмгол
«Җен кызы»    Зөлфәт  -  Мунча пәрие
«Башмагым»    Х.Ибраһимов  -  Сәрвәр
«Кишер басуы»    З.Хәким  -  Фәгыйлә
«Кияүлектә» (“Әбиләргә ни җитми”)    Ф.Бүләков  -  Председатель
«Кызыма  иллер йөз кеше»    Х.Ибраһим  -  Җәүнәрия
«Җәмиләнең җенләнүе»    Ф.Садриев  -  Шәмсия
«Җырым табар сине»    Х.Вахит  -  Венера  Бибиасма
«Тигезсезләр»    Ф.Әмирхан  -  Гөлчәһрә
«Ир-баш, хатын – муен»    Р.Җиһаншина  -  Карчык – әни
«Җен алыштырган»    Т.Миңнуллин  -  Сихерче
“Скапен хәйләләре” («Плутни скапена»)    Ң.-Б.Мольер  -  Нерина
«Хан кызы»    Р.Хәмид  -  Елена Глинская
«Айгырыңны үтечкә бир»    Р.Кинҗәбаев  -  Гөлзәйнәп
“Гаугалы никах” («Филумена Мартурано»)     Эдуардо де Филиппо (Г. Каюмов тәрҗемәсе)  -  Филумена Мартурано
«Ярый, баҗай, бигәйбә»    Р.Шәриф   -  Ана
«Тылсымлы төрән»    Р.Шариф   - Төлкекисе
«Подарок бабушки Яги»    А.Попов  -  Лиса
«Поп һәм аның хезмәтчесе Балда»    А.Пушкин  -  Поп хатыны
«Исәнмесез»    Т.Миннуллин  -  Антонина
«Остазбикә» (“Во имя любви”)    Г.Исхакый  -  Зөлфия
“Яратылыш” (“Меченая любовь”)    Мансур Гыйләҗев   - Зөбәрҗәтнең әнисе
«Сказка про волшебный ключ, Ивана-богатыря и Кощея – злого заморского царя»    Н.Гиппиус, И.Тиручин, М.Туберовский    Лиса
«Җиденче кияү» (“Седьмой жених”)    Х.Ибраһим  -  Маһруй
“Сөннәтче бабай” (“Мусульманин”)    Г. Исхакый   - Авыл хатыны, фәрештә
“Мөһаҗирләр” (“Беженцы”) Мәхмүт Галәү  -  Рус хатыны, авыл хатыны
“ Җырланмаган җырым син”(“ Сокровище певучее”)    Аманулла  -  Хәлимә
“Дед Мороз в под.царстве”      -  Тортилла
“Күзләреңнән үбеп”    Р.Харис  -  Кафия
“Приключение деда Мороза с инопланетянами”     -   Баба -  Яга
“Акча! Акча? Акча...”    Л.Ворон  -  Имамова
“Бер картлыкта, бер яшьлектә”    А.Гаффар  -  Хуснурия
“Василиса Премудрая со сказочными героями”   -     Баба Яга
“Маша и Медведь + К”    Гареева Эльмира   инсценировкасы -  Бабка Сказочница
“Маша и Медведь. Новые приключения”     Гареева Эльмира   инсценировкасы -  Бабка Сказочница
“Тилмереп дога көткәннәр”    Р.Кинҗәбаев  -  Хәлидә
"Дүрт дус" Роза Сәхәбетдинова инсценировкасы - Каз

"Шомбай" К.Мәргән, комедия - туйдагы кунаклар

"Морозко" балалар өчен әкият - Бабка

“Ташкын” Тунджер Джюдженоглу -  община башлыгы

"Абзыйның төше" Ф.М.Достоевский - Настасья Петровна  

Рәзилә Муллина үзенең эчке куәте белән бик актив табигатьле кеше. Ул репертуарга кертелгән әсәрләр белән генә чикләнми, театр күләмендә оештырыла торган һәртөрле чараларда актив катнашуны үзенең бурычы дип саный. Өстәвенә, театрда әдәби-музыкаль кичәләр оештыруны үз өстенә алып, “Яшел кәнәфи” дигән түгәрәк төзи һәм төрле темаларга багышланган кичәләр оештыра. Рәзилә ханым балаларны да театр сәнгатенә өйрәтә. Ул татар гимназиясендә укучылар өчен театр дәресләре үткәрә, әлеге балалар хәзерге көндә театр училищесында, сәнгать университететында белем алалар.




 
 


  • Премьералар
  • М.Башкиров "Салкын Кын" трагедия 16+

    Режиссер – Сергей Потапов,Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика һәм хореография буенча режиссер –Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты Тәрҗемәче – Ркаил Зәйдулла,Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга , дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!

  • Н.Гоголь «Ревизор» комедия 12+

    Режиссер – Зиннур Сөләйманов Рәссам – Альберт Нестеров, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе, “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Композитор – Ришат Сагитов, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Ут кую буенча рәссам – Илшат Сәяхов Өяз шәһәрендә ыгы –зыгы: Петербургтан ревизор килә,инкогнито! Җитмәсә, яшерен йомыш белән! Очраклы рәвештә , кунакханәдә атна буена түләмичә яшәгән җилбәзәк егет Иван Александрович Хлестаковны ревизор дип белеп,шәһәр чиновниклары аңа төрлечә ялагайланалар, ярарга тырышалар. Һәммәсеннән акчалата ришвәт җыеп, ялган ревизор ялган вәгъдәләр бирергә өлгерә. Азактан чын ревизор килгәнлеге турында хәбәр геройларны телсез күренештә катып калырга мәҗбүр итә.

  • К.Тинчурин “Сүнгән йолдызлар” (“Угасшие звезды”) музыкаль драма 12+

    Режиссер – Баатр Колаев , Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Композитор – Олег Чебодаев, Хакас Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Хореограф – Нурбәк Батуллин, РФнең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты 1914 ел. Вакыйгалар татар авылында бара. Сәрвәр белән Исмәгыйль – бер-берсен сөюче яшьләр. Исмәгыйль, шулай ук Сәрвәргә гашыйк мулла улы Надир-мәхдүмгә хезмәт итә.Белемле, игелекле кеше булса да, Надир-мәхдүм табигать тарафыннан рәнҗетелгән бөкре, ямьсез кыяфәтле.Сәрвәр Надир-мәхдүмнең яучысын кире бора. Авыл егетләрен, шул исәптән Исмәгыйльне дә, сугышка алырга дигән фәрман килә.Сәрвәр сөйгәнен сугыштан калдырырга дип бераз гарипләндерер өчен дару сатып алып аның колагына сала. Ул дарудан Исмәгыйль үлә, Сәрвәр акылыннан яза, соңрак үлә. Хәсрәтеннән, тормыш ямен югалтып, Надир-мәхдүм дә бакый дөньяга күчә.

  • Дуслар

 

 

 


 

 

 

  • Сораштыру